Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Почта хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Һәр елны, июль аеның икенче якшәмбесендә, илебездә Россия почтасы көнен билгеләп үтәләр. Быел бу бәйрәм 12 июльгә туры килә, ә рәсми рәвештә ул инде 27 нче тапкыр билгеләп үтелә.

- Барлык почта хезмəткəрлəре кебек үк, без дə əлеге бəйрəмне гадəттə бергəлəп əзерлəгəн чаралар белəн билгелəп үтə идек. Экскурсиялəргə барабыз, корпоративлар оештырабыз, аеруча тырыш хезмəткəрлəрне бүлəклибез. Əмма быел илдəге эпидемиологик вазгыять үзенең төзəтмəлəрен кертте һəм “Россия почтасы” директоры хезмəттəшлəрен, мөгаен, дистанцион юл белəн генə котлар. Ниндидер бəйрəм чаралары уздыру турында сүз алып барырга əле иртəрəк, - диде “Россия почтасы”на караган “Татарстан почтасы” УФПС матбугат хезмəте вəкиле Евгения Доронина.

Өзлексез эшлəп торучы предприятие буларак, Россия почтасы эпидемиологик яктан катлаулы чорда да үзенең эшчəнлеген туктатмады. Хезмəткəрлəр барысы да шəхси саклану чаралары кулланалар, саклагыч экраннар урнаштырылган, бинада даими рəвештə санитар эшкəртү уздырылып тора. Əмма шулай да оешма җитəкчелəре клиентларга булдыра алганча уңайлы онлайн-сервислардан файдаланырга киңəш итəлəр.

Почта хезмəткəрлəренең эше арткан. Биектаулылар, килеп туган хəлнең катлаулы булуын аңлап, күбрəк өйлəрендə булырга тырышалар. Шунлыктан кешелəр төрле интернет-кибет хезмəтлəреннəн активрак файдалана башлаганнар. Соңгы айларда посылкалар һəм пакетлар илтү күп тапкырга арткан. Газета-журналларга язылу кампаниясе дə яхшы гына нəтиҗəлəр күрсəтте. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына “Высокогорские вести” - “Биектау хəбəрлəре” газеталарына 3808, башка басмаларга 3700 кеше язылды.

Бүлек коллективы шактый зур - 3 оператор, почта бүлекчəсе җитəкчесе, 11 хат ташучы. Хезмəткəрлəрнең уртача яше - 40. Биредə иң озак эшлəүчелəр - хат ташучылар. Вера Логинова, мəсəлəн, əлеге хезмəтне 16 елдан бирле башкара.

Аның əйтүенчə, эш җиңеллəрдəн түгел, кешелəр хатлар да алышалар, газеталарга да язылалар. Ə район киңəя, урамнар саны да арта. Əмма нəтиҗəлəрнең куанычлы булуы эшкə дəрт өсти.

- Кешелəр газеталарны, хатларны да көтеп алалар, кайвакыт урамга кадəр үк чыгып каршылыйлар. Моңа ничек сөенмисең инде. Мин районда күп еллардан бирле яшим, бөтен кеше белəн таныш, - дип тəэсирлəре белəн уртаклашты Вера Логинова.

Почта бүлеге гаять мөһим социаль бурычларны тормышка ашыра торган компания, коронавирус шартларында аның əһəмияте тагын да арта. Почта хезмəткəрлəрен һөнəри бəйрəмнəре белəн котлыйбыз һəм сəламəтлек, четерекле хезмəтлəрен башкарыр өчен көч телибез.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев