Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Өй түшәменә оялаган кортлар 50 килограмм бал җыйган

Алар хатынга комачауламаган. Киресенчә, өйдәге гүләүдән ул күңеленә ял алган, тынычланган.

Австралиянең Брисбен шәһәрендә яшәүче Лорел исемле хатынның өй түшәменә бал кортлары оялаган.

Алар хатынга комачауламаган. Киресенчә, өйдәге гүләүдән ул күңеленә ял алган, тынычланган.

Кортлар ишәйгәннән-ишәя, оя зурайганнан-зурая бара. Шунда гына хатын аларны күчерергә карар итә.

Пол Вуд исемле умартачы һәм аның коллегалары бал кортлары күчен  тузан суырткыч белән махсус тартмаларга җыйганнар. Вуд әйтүенчә, анда якынча 60 мең корт булган. Ул аларны әлегә үз умарталыгына урнаштырган.

Әйткәндәй, түшәмдәге кәрәзләрдә 50 килограмм бал җыелган, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев