Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Наркотик таратучылар суд эскәмиясенә утырды

Биектау район судында наркотиклар тарату, аларны сату белән шөгыльләнгән өчен хөкемгә тартылган 10 кешенең җинаять эше буенча утырышлар башланды. Алар барысы да Россия, аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән җинаять төркеме составында торган була.

Республиканың наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре җинятьчеләрне моннан ике ел элек кулга алган иде. Алар Краснодар өлкәсендә, Татарстанда, аерым алганда, Биектау районында,  наркотик матдәләр таратуда гаепләнә.

Биектау район суды рәисе ярдәмчесе Эльвира Халитова сүзләренә караганда, Биектау район судына Россия Федерациясе җинаять кодексының  210 нчы мәддәсе (җинаятьчел төркем составында торган өчен) һәм җинаять кодексының 228.1 мәддәсе 4 бүлеге (җинаятьчел төркем белән күп күләмдә наркотиклар саткан һәм тараткан өчен) җинять эше килгән.

Ун  гаепләнүченең алтысы  бүгенге көндә сак астына алынган, берсе – өй шартларында сак астында  торса, калган  өчесенә вакытлыча нинди дә булса гамәлләр кылу тыела. Өйдә калдырылган җинаятьче ирнең күзләре күрми. Суд залында район журналистлары барлыгын да ул үзенең җинаятьче дусларыннан гына белде.

Реклама

Җинаятьчеләр арасында бер кыз да бар. Аны үзенең яратып йөргән егете белән бергә Краснодар өлкәсендә наркотик матдә тараткан вакытта кулга алалар. Җинаятьче кыз йөзен телекамерадан яшерергә тырышып, башын әледән-әле дустының иңбашына куеп, куллары белән битен каплап утырды. Җинаятьче төркем наркобизнесны интернет челтәре аша алып бара. Әмма мондый алым аларны барыбер гадел хөкемнән коткарып ала алмый, тикшерүчеләр аларның эзләренә төшә һәм кулга ала.  Әлеге эш буенча 70 тән артык шаһит исәпләнә. Суд эшендә алар да катнаша.

“Мин ул вакытта үземнең җәйге бакчамда идем, - ди   Юлия Кәримова – Мине тикшерүчеләр шаһит итеп чакырдылар. Мин риза булдым”.

Җинаять эше 99 томнан тора. Суд барышында аларның барысын да җентекләп өйрәнергә һәм хөкем карары чыгарырга туры киләчәк. Наркотик сатуда һәм таратуда гаепләнүче җинаятьчеләр  12 елдан 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев