Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары

Дүшәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында утырыш узды. Анда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сүз барды.

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, киңәшмәдә чыгыш ясап, әтиләре махсус хәрби операция зонасында күрәшүче  205 балага акчалата  ярдәм күрсәтелгәнлеге турында билгеләп үтте. Матди ярдәмнән, төрле социаль льготалардан тыш, әтиләре мобилизацияләнгән балаларны чиратсыз балалар бакчаларына урнаштыру, мәктәптә укучы балаларны бушлай ашату, аларны бушлай сәнгать мәктәбенә йөртү һәм башка төр ярдәм даими күрсәтелеп тора. Аерым алганда, 17 сабый  балалар бакчасына урнаштырылды, 56 гаилә төрле түләүләрдән азат ителде, 84 балага мәктәптә бушлай ашату оештырылды, 8 бала районның сәнгать мәктәбенә бушлай йөрү мөмкинлеге алды.  Хәрбиләрнең балалары бушлай төрле түгәрәкләргә һәм спорт  секцияләренә йөри ала. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция башланган чордан алып, район волонтерлары һәм иганәчеләр ярдәме белән 59 миллион сумлык гуманитар ярдәм тупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев