Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы Мәскәүгә килгән

Мәдинә шәһәреннән килгән мактаулы кунак Әс-Сәед Халид Әхмәд әт-Таяр әл-Хәсәни якшәмбе мәктәбе һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышкан.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) нәсел дәвамчысы Мәскәүгә килгән. Бу турыда Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

25 июньдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) турыдан-туры нәсел дәвамчысы Әс-Сәед Халид Әхмәд әт-Таяр әл-Хәсәни Мәскәүнең «Дар» мәдәни үзәгендә булган. 

Мәдинә шәһәреннән килгән мактаулы кунак үзәк эшчәнлеге, шул исәптән якшәмбе мәктәбе һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышкан.

Очрашудан соң, «Дар» мәдәни үзәгендә төрле темага семинарлар үткәрү турында килешү төзелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: muslim.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев