Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

"МИН ХАЛЫККА НӘРСӘ КИРӘК ИКӘН ДИП АПТЫРЫЙМ". САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВТАН ЭЛВИН ГРЕЙ, КӨРӘШТӘГЕ ҖИРӘБӘ, ТАТАРЛЫК ҺӘМ АКЫЛ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР

Салават утызынчы концерт сезоны алдыннан "Татар-информ"да журналистлар белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов “Татар-информ”да узган матбугат конференциясенә кара күзлек киеп килде һәм биредә үзеннән акыллырак кешеләр белән аралашырга теләвен әйтте. Журналистларга акыллы кешеләрнең нинди булганын күрсәтү өчен, үрнәк итеп, акыллы кешеләрнең үзләрен дә алып килгән иде. “Мин - танылган кеше, әмма танылган кеше дә бөтен сорауларга җавап бирә алмый. Мин шуңа күрә акыллы кешеләр алып килдем”, - дип таныштырды ул журналистларны “свитасы”, ягъни мәсәлән, коллегалары белән.

Акыллыларның бер өлешен ул үзе янына түргә утыртты – болар сценарий авторы Альберт Шакиров, режиссер Рамил Гәрәев һәм “просто бик акыллы кеше”, озак еллар аның авыл алып баручысы булган Ядкәр Хәбибуллин. Акыллыларның икенче өлеше залда иде – журналист Габделбәр Ризванов, юмор остасы Алмаз Хәмзин һәм исеме тәкъдим ителмәгән абзый.

Әлеге алты “акыллы кешедән” тыш Салават тагын бер акыллыны атады – Роберт Миңнуллин. Танылган шагыйрь һәм блогер үзе монда булмаса да, һәрчак янда кебек – ул меңләгән татарның инстадаш дусты. Шул исәптән, Салаватның да. Салават аны Әнгам Атнабайга тиңләде.

Ә инде “каршы яктагыларның”, ягъни журналистларның акыл янына килгәндә, Салават үзенең һәрвакыт журналистлар белән мөнәсәбәтләре авыррак булганлыгын таныды. “Минем бүген яшьләрдән акыллы сүзләр ишетәсе килә. Акыллырак сораулар бирегез, матуррак проблемаларны күтәрик. Татарстанда проблемалар мәңге бетмәячәк. Чөнки Татарстан һәм Казан үсә, киңәя, үскән саен проблемалары үсәчәк”, - диде ул.

Журналистлар Салават Фәтхетдиновка телне саклау проблемалары, татар мәктәпләре, сабантуйлардагы жирәбә практикасы, хатын-кызларның машина йөртүе, татар эстрадасы һәм Элвин Грейга, татар эстрадасы җырлары авторларына мөнәсәбәтен сорадылар һәм бөтен сорауларына да җаваплар алдылар.

Салават Фәтхетдиновның “Татар-информ”га килүенең сәбәбе – быелгы 30нчы юбилей сезоны концертлары. Алар Казанда – традицион урыны булган Камал театры залында нәкъ унтугыз көн дәвам итәчәк. Ягъни, Салават 16 000 татар кешесенә хезмәт күрсәтәчәк. Егерменче концерт “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты булачак. Анысы 800 тамашачы дигән сүз.

Салават Фәтхетдинов концерт программасының бөтен серен ачып бетермәсә дә, кайбер нәрсәләрне әйтте. Мәсәлән, утыз ел эчендә аның репертуарында 600дән артык җыр бар. Ул һәр сезон программасыннан берәр җыр сайлап алган, хәзер шул утыз җыр арасыннан егермесен сайлап алу бурычы тора. Юбилей концертында “Салкын чәй” җыры яңгыраячакмы-юкмы – монысы әле хәл ителмәгән. Кайбер дусларының бу җырны программада күрәсе килә, ә менә берсе “Шуны җырласаң, залдан торып чыгып китәм”, дигән. Димәк, ул дус килгән көнне бу җыр точно яңгырамаска мөмкин. Дусның кайсы көнне киләсе билгеле түгел. Концерт программаларында тәгаен Илгиз Закиров, Роберт Миңнуллин, Фирзәр Мортазин, Алмаз Хәмзин җырлары кертеләчәк. Аерым алганда, Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” җыры яңгыраячак. Монысы точно.

Салават Фәтхетдинов концерт программасында бик күп милли проблемалар кагылып узылачагын әйтте. Әмма юмор белән. “Татар ул проблемалы халык. Татарның проблемалары беркайчан да бетмәячәк. Тел, дин, җыр, моң – гомер буе шуны саклыйбыз дип сугышабыз”, - диде Салават. Әлеге “сугыш” концертта да чагылачак. Кыскасы, концертта тел, татар мәктәпләре, хәтта актив фикер алышынган пенсия темасы да яктыртылачак.

Салават татар кешесенең киресен эшләргә яратуын чыгышында ике тапкыр ассызыклап узды. Әйтик, аңа сайлауларда бер кешене сайларга киңәш итсәләр, ул икенчене сайлый. Мәктәптә баласына укыту өчен "Туган тел" предметын сайларга кушсалар, башкасын сайлавы мөмкин. Шуңа күрә Салават милли фикерләрне юмор аша гына кертмәкче. Димәк, 16000 татарыбыз милли сугарылып кайтып китәчәк. Аллага шөкер!

Тамашачыны концертка чакыру матбугат конференциясенең төп максаты булса да, журналистлар соңгы арада көн үзәгендә булган башка сорауларны да бирделәр, әлбәттә. Салават Зәкиевич бөтенесенә сабыр гына җавап бирде. Үзе җавап бирде, яраннарына үзләренең “акыл”ларын күрсәтү мөмкинлеге чыкмады. Дөресен әйткәндә, Салават, үзе җавап таба алмаганда, аларга борылып, әйтеп җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иткәндә дә артык ярдәм итә алмадылар. Кыскасы, без Илһам Шакиров белән дус булган виоленчелистның исемен белми калдык. Бөек җырчыга бәйле бер вакыйганы искә төшереде Салават, әмма музыкантның исемен искә төшерә алмады. Боссы сораса да, аны Ядкәр Хәбибуллин әйтеп җибәрә алмады. Аның каравы, Салават хәзерге модалы татар исемнәрен санаганда, Ядкәр Хәбибуллин булыша алды, бер исем әйтеп җибәрде – Галиәскар диде. Акыллымы – акыллы!

Инде матбугат конференциядә яңгыраган фикерләргә күчәбез.

Казанда элитар татар мәктәбе булачак – Салаватның бик зур дусты үзенең бик зур йортында мәктәп ачтырачак

“Исемен әйтергә хакым юк – минем зур бер дустым бар. Киң күңелле кеше ул. Үзенең зур йортын татар элитар мәктәбенә бирергә әзерләнеп йөри. Кайчан ул аны эшләр – белмим. Андый хыял белән яшәүчеләр күп. Юридик ягын ничек эшләргә икән дип миннән дә сорап куя. Андый кешеләр бар, димәк.

Милләтне саклар өчен нәрсә эшләргә кирәктер – белмим. Татарның аның башка иле юк”.

Салават беркайчан да русча җырламаячак, ә Фирзәр җырларга мөмкин

“Илһам Шакировка бер дусты Мәскәүдә: “Такой прекрасный голос. Если бы ты пел на русском, тебе бы цены не было. Может споешь на русском”, дигән. “Когда Зыкина запоет на татарском, я спою на русском”, - дигән Илһам абый. Русча җырларга миннән башка да татар телен оныткан маңкортлар җитәрлек. Без – аларныкын, алар безнекен җырлый алмый”.

Фирзәр кызымны руска бирмим диде. Берзаман кызы кияүгә чыгарга җыена моның. Руска. Фирзәргә шалтыратам. "Нишлисең?" дим. "Көлмисеңме?" ди. "Юк", дим, үзем көлергә әзерләнәм. "Баян белән "Ой Мороз, мороз" җырын өйрәнәм ди. 

Салават татарның иң зур сабантуе Казанда узарга тиеш дип саный

Сабантуй ул безнең халык уйлап чыгарган бәйрәм. Туй ясау өчен аның сабаны булырга тиеш. Соңгы вакытта сабаны – безнеке, туе башка халыкныкы була башлады. Без сабантуйларны бик күп үткәрәбез. Кайсы гына илгә барып үткәрмибез! Моның башы каян башлангандыр... 200-300 артист җыепэң чит илдән татар эзләп йөрү дөрес түгел. Сабантуй Казанда булырга тиеш. Биш-ун көн барсын. Сабантуйны күрергә бөтен дөнья татары Казанга җыелырга тиеш.

“Безнең илебез бар. Ул – Татарстан. Кемнең чын сабантуен күрәсе килә – Казанга кайтсын! Шуңа күрә мин федераль сабантуйларга чакырсалар, катнашырга тырышмыйм. Казанда чакырсалар – мин һәрвакыт риза”.

Реклама

Салават сабантуйларында төрле авырлык үлчәүләрендәге батырларның төп призны җирәбә салып бүлешүләренә ышанырга теләмәде

“Батыр бит инде ул! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Бу көлке түгел, бу кызганыч”.

Салават хатын-кызның машинада йөрүен яратмый, ә менә көрәшүенә каршы түгел

“Хатынын яраткан ире хатынына “Матиз” машинасы алып бирми, бурычка кереп булса да, яхшы машина ала. Ул консерв банкасы, аңа утырып исән чыгулары бик авыр. Миңа бер акыллы кеше әйтте: “Синең хатыныңны, балаларыңны йөртә торган машина үзеңнекенә караганда куркынычсызрак булырга тиеш”, - диде. Хәзер 70 процент хатын-кыз рульдә. Элек бу күз алдыгызга килә идеме? Әйтер идем “Обезьяна с гранатой”, дип, “Салават Зәкиевич хатын-кызларны “обезьян” дип әйтте”, диячәксез. Ул минем сүз түгел. Алар үзләре дә белми кая барганнарын. 5-7 проценттыр хатын-кызларның шәп йөрүчеләре.

Хатын-кыз шофер була алмый, хатын-кыз баянчы була алмый.

Ә менә көрәшче була ала. Мин Күгәрчен авылында күрдем һәм миңа ошады. Хатыннары көрәшкәндә, ирләре талаша – кызык. Бу – шоу. Нишләп көрәшмәскә тиеш алар?! Спорт бит ул! Иран хатыннары, Үзбәкстан, Һиндстан хатыннары бик әйбәт көрәшә. Безнең бит иң авыр эшләрне хатыннар эшли. Бер бакча бәрәңге казыганны, сарык суйганны көрәшә ала инде ул”.

Салаватның юбилей программасында Альфред Якшимбетовның бер җыры да булмаячак, Фирзәрнеке күп булачак

“Альфред Якшимбетов минем 37 еллык дустым. Шуның бер җырын ала алмыйм – җыр сайлап Ядкәр белән ярты картайдык. Дустымның юбилейда җырларлык җыры юк. Нигездә - Фирзәрнеке. Фирзәр минем беркайчан да “кесә композиторы” булмады. Фирзәр миңа шалтырата да: “Өч җыр бар, әзи, тыңлап кара әле, ошамаса – сатам”, - ди. Тыңлыйм да: “Минеке түгел, Фирзәр, сат”, - дим. Миңа сатмый. Әмма мин үз хезмәте өчен акча сораучыларны хуплыйм. Алар бит трассага чыгып басмаганнар. Алар иҗат иткәннәр.

Салават хакимият оештырган концертларда түләүсез катнаша

“Мин дәүләт концертларында һәрвакыт катнашам. Безнең “Салават” җыр театры да, минем студентлар да..."

Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астындагы “Салават” яшьләр үзәгенең максаты эшләнеп бетмәгән. Ул үзәк бар, әмма акчасы юк

Татарстан Мәдәният министрлыгының канаты астындагы “Салават” яшьләр үзәге бар. Аның җитәкчесе – Ләйсән Фәтхетдинова. Үзәкнең акчасы юк, ә менә Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге ачылачак. Аңлашылып бетмәдеме? Иң мөһиме – Салават Зәкиевич яшьләргә булыша.

"Моның максаты буенча эшләп бетерәсе бар әле. Мин студентларымны укытып чыгарам да, бер-икесен үз янымда алып калам. Башкаларын да эшсез калмасыннар дип ансамбльләргә, филармониягә урнаштырам. Үзәкнең бюджеты юк, анда эшкә алып эшләтә алмыйм. Быел шуңа күрә филармониядә Эстрада бүлеге ачабыз. Элек бар иде ул. Дәүләт ярдәменә өметләнәбез. Министр бу турыда белә. Студент укып чыккач кая барасын белергә тиеш. Сәнгатьтә дәүләт бетте бит. Һәр кешенең үз дәүләте. Мин кеше баласын укырга алам икән, гел белешеп тора. Менә Данир Сабиров белән Рифат Зарипов миндә укыдылар. Хәзер гастрольләрдән соң миңа шалтыратып отчет бирәләр”.

Салават халыкның ни өчен Элвин Грейны тыңлавын аңламый

"Мин халыкка нәрсә кирәк икән дип аптырыйм. Халыкны залга куып кертеп булмый һәм куып чыгарып булмый, шушындый юнәлеш кирәк икән, димәк, кирәк. Татарлыкны бозу дөрес түгел, әмма андыйлар да бар. Булсын, барысы да булсын! Аның бит әбиләре дә шуңа йөри – шуңа аптырыйм. Димәк, әбигә ошый. Әле телефонын яндырып, болгап та тора. Мода килә дә китә. Татарның үз законы бар, үз моңы бар – ул бетмәячәк, Алла бирса. Аның өчен бераз гына көрәшергә, бераз гына уяу булырга кирәк".

Салават фаразы

“Менә шундый закон чыгачак – миңа ишеттерделәр. Һәркем нәрсәгә укыган – шуны эшләргә тиеш. Алайса химияне физик укыта, физика шизик укыта. Шушы закон чыгып эшли башласа, тәртип булачак”.

Салават фикере

"Татар ул - проблемалы халык. Татарның проблемалары беркайчан да бетмәячәк. Тел, дин, җыр, моң – гомер буе шуны саклыйбыз дип сугышабыз."  

Сүз башындагы акыл темасына кайтып: “Кешенең акылы булса – акчасы юк, акчасы булса, акылы юк”, - диде Салават.

“Салават китап укымый бит ул, - диде бер татар язучысы. – Мин аннан бервакыт “Шул повестьны укымадыңмыни?” дип сорагач, “Кемгә повесть, кемгә поезд”, дип әйтте”.

Бәлки, әйткәндер... Әмма без фикер сорарга язучылар янына түгел, җырчы янына бара торган заман. 16000 татар да нигәдер язучы китабын укымый, җырчының концертына бара. Хәерле булсын!

Чыганак:intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев