Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Мичче Нәсимә әби: «Йорт салу өчен, 15 мич чыгардым»

Биектау районы Олы Битаман авылында яшәүче Нәсимә әби Шәйхетдинова турында әнә шулай диләр. 80 яшенә кадәр ул Марый һәм Татарстанның 27 авыл халкына мич чыгарган. 91 яшьлек Нәсимә әбинең киләчәк буынга өйрәтерлек шөгыльләре, кирәкле киңәшләре бик күп.

Әңгәмәдәшем инде 30 елдан артык килене Фирдинә тәрбиясендә. Унике ел элек Фирдинә апаның ире Әхмәт абый фаҗигале төстә вафат булган. Әфган сугышыннан да исән кайткан ир, урманда өстенә агач авып, бакыйлыкка күчкән. Фирдинә апа дүрт кызы белән тол калган. Хәзер алар Нәсимә әби белән бер-берсенә терәк, каенана-килен булып тату гомер кичерәләр. Нәсимә әбине кышка Казанга кызы үзе янына алып китә.

Мичче әбине күрүгә үк гаҗәпләнеп куйдык, ир-атларның да сирәге генә булдыра ала торган шундый авыр хезмәткә мондый кечкенә, зифа буйлы, ябык гәүдәле хатын-кыз ничек алынды икән? «15 яшемнән мич чыгардым, дөнья юклыгы барысына да өйрәтә», – ди ул, яшьлек елларын искә алып. Нәсимә әби тумышы белән Биектау районының Кече Рәс авылыннан. Мунча мичләре ишелеп төшкәч, үзе белеп, беренче тапкыр мич чыгарып карый. Тора-бара кулы шомара, күрше авылдан бер төрле ят мич күреп кайта, өйләрендәгесен сүтеп, шундыйны чыгармакчы була. Әтисе генә: «Сиңа ышанып мич сүтсәң!» – дип, кызына башта шикләнеп карый. Соңрак барыбер Нәсимәчә эшлиләр. Алардан күреп, башкалар да ярдәм сорап килә. Нәсимә әби остара, мич чыгаручы буларак даны тирә-як авылларга да тарала.

Олы Битаман авылына килен булып төшкәч тә, бу шөгылен ташламый. Улы белән кызы тугач та, мич чыгарырга аларны ияртеп йөри.

– Мич чыгара белүем нык ярдәм итте миңа тормышта. Кайчак акча урынына ярдәм күрсәтәләр иде. Бу йортны салыр өчен, 15 мич чыгардым. Җиде тәрәзә – бер мич бәясе, – дип елмая Нәсимә әби.

Авылларга газ керә башлагач, газ миче чыгарырга да өйрәнгән. Астына утын ягып су җылыта торган мичләр дә уйлап чыгарган. Юынганда кайнар су мичтәге краннан килеп торган.

– Хәзер кеше газ плитәләренә күчеп бетте инде. Әмма авыл мичләре һәрчак өй күрке булды, төтен исен сеңдереп пешкән камыр ризыклары да башка төрле була. Шуңа  үзебез дә дүрт таба сыешлы зур мичебезне сүтмибез. Хәзер кайберәүләр коймак пешерергә кирәк дип кабаттан мичләр чыгарта башлады, – ди Нәсимә әби.

Аның башка шөгыльләре дә җитәрлек: чабата үргән, сугыш елларында урманын да кискән, комбайнер ярдәмчесе булып та эшләгән, тегү теккән, бәйләгән. Хәзер дә күлмәк итәген кыскартасы булса да, тегү машинасына утыра, рәхәтләнеп башваткычлар чишә, бакчачылык эшен ярата, намазын калдырганы юк.

Көр күңелле, шаян Нәсимә әби дару үләннәре дә җыя. Безгә дә һәрчак яшь, сәламәт булып калу серен өйрәтте.

Реклама

– Мәтрүшкә, бөтнек, клевер (тукранбаш), карлыган, кура җиләге яфракларын җыеп киптерәсең дә, барысын бергә салып, чәй урынына эчәсең. Бик файдалы, – диде.

Мич чыгарганда Нәсимә әбидән 3 киңәш:

Мич әйбәт тартсын өчен, төтен юлын дөрес алып бару мөһим.

Балчыгы әйбәт ясалган, комнары, цементлары тиешенчә күләмдә кушылган, әйбәт басылган измәдән генә нык мич салып була.

Һәр эшне дә бисмилла әйтеп, күңелеңне биреп эшләргә кирәк.

Эльвира Мозаффарова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев