Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

«Үләм», дип уйнап та әйтмә

Уфада тиздән баласын табарга тиешле хатын бала тудыру йорты тәрәзәсеннән сикергән. Кызганыч, хатынны да, туачак баланы да коткарып кала алмаганнар. Чаллыда 32 яшьлек бер хатын, иреннән көнләшеп, балаларына зыян салган, кан эчендә яткан сабыйларның фотосын иренә җибәргән, аннары үзенә дә кул салган...

Ә узган атнада Менделеевскида булган фаҗига тетрәндерде: 41 яшьлек исерек ир-ат, элеккеге хатынын хыянәттә гаепләп, тавыш куптарган һәм ике баланы, хатынын пычак белән кадап үтергән. Кызганыч, мондый очраклар турында соңгы арада еш ишетергә туры килә. 
Әти-әнинең үз баласына кул салуы бөтенләй ят нәрсә кебек. Кызганыч, мондый очраклар ешайды, чит илдә, чит шәһәрләрдә генә дә түгел, үзебездә, Татарстанда, татарлар арасында мондый хәлләрнең булуы аяныч. Нигә олылар үзләренең проблемаларына баланы кыстыра, ни өчен мәшәкатьләрен үзара гына хәл итми? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек. 
Совет заманында Җинаять кодексында «Баланы үтерү» дигән маддә булган. Тора-бара ул маддә «Яңа туган баланы үтергән өчен» дип үзгәртелгән. Бу очраклы гына түгел. Бала тудырганнан соң ни акыллы хатын-кызның да психикасында үзгәрешләр барлыкка килү ихтималын медицина да раслаган. Бала тапканнан соңгы депрессия дигән төшенчәне дә еш ишетергә туры килә хәзер. Яңа туган баласын чүплеккә ташлаган, үтергән дигән коточкыч хәбәрләр дә ирешеп тора, көтелмәгән баланы әниләр еш кына авыр кабул итә. Әгәр дә балага узганчы тормышы ал да гөл булса, ә бала тугач барысы да катлау­ланса, ачу тагын да кабара. Гәүдә формасы үзгәреп китү, бала тапкач тазару, финанс кыенлык­лар, сабыйның гел авырып торуы, көйсезләнүе, иренең ташлап китүе – болар барысы да учакка бензин өсти. 
Психологлар фикеренчә, баласына кул салырга батыр­чылык иткән әниләрне берләштергән нәрсә ул – бәхетсез шәхси тормыш, көнләшү, хыянәт. Проблемаларын чишә алмагач, хатын-кыз бар ачуын баладан ала. Барлык бәхетсезлегенең сәбәбен баласыннан күрә. Агрессия иң югары ноктасына барып җиткәч, кеше үзен белештермичә, якыннарына да кул салырга мөмкин. 

Суицид очраклары артты 
Психолог Галия Гыймадиева исә, бала табу хатын-кызга гормональ, психологик, физиологик яктан да нык тәэсир итә, дип саный. Хатын-кыз шактый зур кризис чоры кичерергә мөмкин. Гаиләдәге бәхәсләр, балачактан уелып калган күңел җәрәхәтләре – болар барысы да депрессиягә һәм психозга сәбәпче була. Депрессия вакытында хатын-кыз үз гамәлләренә бәя бирерлек хәлдә булса, психоз вакытында ул нишләгәнен дә белми. Мондый вакытта, һичшиксез, психиатрга мөрәҗәгать итәргә, психотерапия курслары узарга кирәк. 
Соңгы елларда суицид очракларының артуы да күзәтелә. Бу хакта җәмгыятьтә сөйләргә бик яратмыйлар анысы. Әмма бер-береңә игътибарлы булу суицид очракларын булдырмый калырга ярдәм итә, дип саный Галия Гыймадиева. 
– Үләргә җыенган кеше әйтеп тормый, дисәләр дә, статистика буенча, үз-үзенә кул салучыларның унысының сигезе бу хакта ачыктан-ачык әйтә. Тик сүзләрен еш кына чынга алмыйлар, – ди психолог. 
Галия Гыймадиева әйтүенчә, үз-үзенә кул салыр­га җыенган кешенең күңелендә бик авыр яра була. Ул кризис кичерә. Бары үлем генә хәлен җиңеләйтә ала дип саный, шул рәвешле проблемалардан котылырга уйлый. Күңелен борчыган шул хисне уйламаска, тоймаска, тормыштан качарга тели. Еш кына күңел ярасын кеше үзе генә җиңә алмый, шуңа да аңа ярдәм кирәк.
– Үз-үзенә кул салырга теләгән кеше, гадәттә, яшисем килми, үләм дигән сүзләрне еш кабатлый башлый. Үлем турында шигырьләр укырга, җырлар тыңларга мөмкин. Алар якыннарына истәлекле бүләкләр бирергә, соңгы күрешкәндәй саубуллашырга мөмкиннәр. Гадәтләре кинәт үзгәрүе дә бар. Әйтик, үз-үзен гел карап торган, чиста-пөхтә күренгән кеше эленке-салынкы йөри башлый. Актив тормыш алып баручылар кинәт тынычланып кала. Йә кеше үз эченә бикләнә, хәтта сөйләме акрынайган кебек була. Бу эчке халәтен еш кына кеше үзе үзгәртә алмый, аңа ярдәм кирәк. «Үләм», дип сөйли икән, моның сәбәбен ачыклап карагыз. Берүк, аны ачулана, сүгә күрмәгез, хисләреннән көлмәгез. Бу хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин. Иң мөһиме – аның проблемаларына сез битараф түгел икәнне белдерү. Бергә чәй эчәргә, кинога барырга тәкъдим итегез, кулыннан тотыгыз, ул янәшәсендә үзен аңлаучы кеше барлыгын тойсын, – дип киңәшләрен бирә психолог. 
«Тереләй кабергә кертәсең син мине», «үтерәсең», «үләм мин 
синең белән». Мондый сүзләр халык телендә еш ишетелә. Психолог Галия Гыймадиева мондый сүзләрне хәтта уйнап та әйтергә кушмый. «Гаҗәпләнгәндә дә «үләм» дип әйтергә кирәк түгел. Бу үзенә күрә бер стереотип китереп чыгара, кешенең уй төпкелендә үлем турында уйлар барлыкка килә. Үлем турында җиңел уйларга ярамый», – ди психолог.

Кризисны һәркем үзе тудыра
Кешеләрнең бер-берләренә кул салуы тиз кызып китүчәнлек, экология, тынгысыз тормыш белән дә бәйле, дип саный психиатрлар. Медицина фәннәре докторы психиатр Римма Нәбиуллина әйтүенчә, илдә яшәүчеләрнең 70-80 процентында төрле дәрәҗәдәге психик тайпылышлар күзәтелә.
– Җан тынычлыгы өчен кешене рухи кыйммәтләр әйләндереп алырга тиеш булса да, кызганыч, бүген күпләр өчен беренче урында – материаль кыйммәтләр, акча артыннан куу. Күп кешедә – кредит. Ә бурыч булганда, күңел тынычлыгы турында уйларга вакыт калмый. Кеше гел каядыр ашыга, киләчәктән курка. Тынгысызлык, гел йөгерү, чабу стресска китерә. Начарлыкка караганда яхшылыкны күреп, шөкер итеп, җай белән генә яшәсәк, тормыштан да кеше күбрәк канәгатьлек алыр иде, җаны да тыныч булыр иде. Кризисны һәркем үзе тудыра бит, – ди психиатр.
Әгәр дә ачуыгыз чыкса, хисләрегезне йөгәнли алмавыгызны тойсагыз, баладан үч алырга телисез икән, якыннарыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез. Сабыйдан котылырга теләгәндә, аларны беби-боксларга, балалар йортына тапшырыр­га мөмкин булуын да онытмасыннар иде. Ничек кенә булмасын, бала гомере белән шаярыр­га ярамый. Шул ук вакытта, агрессив кешеләргә карата якыннары да игътибарлырак булсын иде, дип киңәш бирә белгечләр. Олы кешеләрнең проблемалары өчен бала гаепле булып калмасын иде. Туган җан яшәргә хаклы.

Эльвира Мозаффарова

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев