Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Лев Толстойны балалар бакчасында укыйбыз

Балачакның мәктәпкәчә яшьтәге чоры һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный. Бу вакытта алынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау гомер юлына юнәлеш бирә.

Баланың эчке дөньясын формалаштыруга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аша бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә, аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.

“Матур әдәбият әсәрләре уку” балалар бакчасында белем бирү өлкәсе һәм ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.

Безнең балалар бакчасында да балаларны матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар,  язучылар,  шагыйрьләр белән таныштыруга зур игътибар бирелә.

2018 нче ел – Татарстанда бөек рус язучысы Л.Н.Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең “Ласточка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Лев Толстойны балалар бакчасында укыйбыз” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче Гөлүсә Газиз кызы белән балалар язучысының тормыш юлына сәяхәт иттеләр. Сөйләгәнне  балалар игътибар белђн тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Язучының тормыш юлын чагылдырган стенд та балаларда зур кызыксыну уятты. Стендтагы рәсемнәргә карап,  балалар Лев Толстойның кыю, батыр хәрби кеше булганын, Кавказда хезмәт иткәнен, велосипедта, атта йөрергә яратканын, эш сөючән булганлыгын, Ясная Полянада крестьян балаларына мәктәп ачып, шунда балаларны укытканын белделәр.

Язучының китапларыннан оештырылган күргәзмә дә балаларның игътибарын җәлеп итте. Тәрбияче апалары балаларны Л.Н. Толстой иҗаты белән тирәнтен таныштырды. Язучының “Арслан һәм эт” хикәясен балалар бик кызыксынып тыңладылар, геройларга бәя биреп, аларның уңай-тискәре сыйфатлары турында сөйләделәр, ђлеге хикәяне тыңлап, дус-тату булырга өйрәнделәр.

Балаларны бөек язучы Л.Толстой тормышы, иҗаты белән таныштырганнан соң, мин еллар үткән саен язучының иҗатына кызыксыну кимеми, ә арта гына бара, дигән фикергә килдем. Безнең мәктәп елларыннан ук яратып укылучы Л.Толстой замана балалары өчен дә бик кызыклы шәхес булып чыкты.

 

Гөлүсә ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев