Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Консультация үзәкләре - яшь әти-әниләргә ярдәмгә

Биектау районындагы ике балалар бакчасына берәр миллион сум акча биреләчәк. Биектау авылындагы “Петушок” һәм “Сандугач” балалар бакчалары консультация үзәкләре оештыруга 1 миллион сумлык грант ияләре булдылар. Мондый үзәкләр 0-3 яшьлек балалар үстерүче, тәрбиягә һәм медицинага кагылышлы мәсьәләләрдә консультация кирәк булган яшь әти-әниләргә, шулай ук, чират зур булганлыктан, балалары әлегә балалар бакчасына йөрмәүчеләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Грант алучылар районда барлыгы өчәү. Узган ел аны Биектау авылындагы “Солнышко” балалар бакчасы откан иде. Аларга 1 млн 230 мең сум акча бирелде, шуңа район өстәп тагын 270 мең сум бирде.

Бу акчаларга балалар бакчасы узган ел компьютер техникасы, интерактив такта, уку өчен кирәкле җиһазлар сатып алды. Болар - ком белән, пыялада һәм суда рәсем ясау өчен өстәлләр. Сенсор бүлмәсен дә җиһазлап куйганнар. Үзәк ел буена әти-әниләрне актив рәвештә кабул иткән һәм балалар белән эшләгәндә техникадан нәтиҗәле файдаланган.

- 2019 елның августыннан декабренә кадәрге чорда мәктәпкәчә белем бирүнең иң мөһим мәсьәләләре буенча әти-әниләр белән 250 ләп консультация уздырылды, методик материаллар әзерләнде, тәҗрибә уртаклашу буенча 10 семинар үткәрелде, - дип сөйләде “Солнышко” балалар бакчасы мөдире Лилия Шеваловская.

Хәзер менә шундый эшләрне “Петушок”та һәм “Сандугач”та да башкарачаклар. Мәсьәләнең матди ягын хәл итүдә район хакимияте дә катнашачак, һәр бакчага якынча 200әр мең сум акча бирәчәк. Татарстан Республикасында мондый ярдәмне барлыгы 11 балалар бакчасы алган, ә Россиядә андыйлар 56. Аларның 2се Биектау районыннан.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев