Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Хәтерлим мин әле бүгенгедәй....

    Укытучы!..Бу сүзгә тирән мәгънә салынган. Моның шулай икәнлеген 5 нче октябрь көнне Казаклар мәдәният йортында үткән чара тагы бер кат раслады.

    “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дип аталган кичә бөтен авыл халкына бәйрәм булды. Чөнки остазларын котларга алдагы еллар укучылары җыйналган иде. Укытучылар көне генә түгел, Сабакташлар бәйрәме дә булды бу чара. Шаккатмалы хәл! Яңа мәдәният йортыбыз шыгрым тулды. 200 дән артык халыкны сыйдырды бу гүзәл бина ул көнне. Сафтагы укытучылар белән беррәттән ветеран укытучыларыбыз да бәйрәмгә чакырылды.

    Мәктәпне тәмамлауларына50,45,40,35, 30,25, 26, 28,10, 5.....ел булган шәкертләре кайткан иде.Һәркайсы берсеннән-берсе матур букетлар, бүләкләр белән кайткан. Мәктәп еллары хатирәләре искә алынды. Билгеле, котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барылды. Укытучылар, кайчандыр үзләре укытып чыгарган укучыларының кабаттан сәхнәдә чыгыш ясауларын күреп, ихластан куанып утырды, алкышларга күмде. 3,5 сәгать ярымлык бу чара беркемне дә ялыктырмады. Концерттан соң фотосурәтләргә төштеләр, кайсыдыр чыгарылышлыр очрашуны өйләрдә дәвам итте.

    Укытучыларны мизгелгә булса да яшьлек елларына, элекке укучылары белән булган көннәргә кайтара алган; ә инде “укучыларны” бик азга гына булса да кыңгыраулы мәктәп елларына кайтара алган булсак, без чиксез шатбыз. Бәйрәм бар кешегә дә ошады дип уйлыйм. Соңыннан яуган рәхмәт сүзләре, изге теләкләр шуны раслаучы булып тора.

    Илдус Мингазов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: