Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Хөрмәткә лаек ветеран

Май аеның 27се китапханәчеләр көне буларак билгеләп үтелә.

Китапханәләр гомер-гомергә мәктәп белән берлектә халыкны агарту эшен алып барганнар. Мәктәп белем учагы саналса, китапханә халыкны шул белемне туплаган китаплар белән тәэмин итеп торган.

Язмамның герое - 28 ел гомерен китапханә эшенә багышлаган Фирая Вәлиуллина. Фирая апа белән миңа Олы Битаман авыл китапханәсен кабул итеп алгач танышырга туры килде. Аңарчы да авыл халкыннан аның турында гел яхшы сүзләр генә ишеттем мин. Хезмәтен намус белән башкарган, үзе дә китаплар яратучы кеше буларак, авылдашларында китапка мәхәббәт тәрбияли алган. Мин аңа китапханә эше буенча да, авылның, авылда булган күп кенә учреждениеләрнең тарихын барларга кирәк булганда да мөрәҗәгать иттем. Искиткеч яхшы хәтерле, белемле, зыялы, сөйләм теле бик матур, эзлекле булган Фирая апа үзе белгәннәр белән һәрвакыт бик теләп уртаклашты. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле.

Үзенең тормыш юлы да бик матур узган Фирая апаның. 1931 нче елның 16 августында Зыятдин белән Мөнирәнең икенче сөекле баласы булып дөньяга килгән ул. Аңа хәтле туган кыз бала 2 яшь ярымда авырып үлә. Фирая ападан соң энесе Рим һәм сеңлесе Резеда туа. Әтиләре сельпода баш хисапчы, әниләре яшелчәчелек бригадиры була. 1939 нчы елны Олы Битаманда 1 нче сыйныфның 3 аен укыганнан соң гаиләләре белән Казанга күченеп китәләр. Фин сугышы барган вакытлар. Әтисен дә сугышка алырга җыеналар, ләкин сугыш бетеп китә. 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе 1942 нче елны сугышка повестка ала, 3 ай Суслонгерда өйрәнүләр узганнан соң, Сталинград янындагы сугышка җибәрелә. Сугышта аягы яраланып, кыр госпиталенә эләгә. Госпитальдә ятканда бер генә хаты килә, икенче хатын җибәрергә өлгерми. 1943 елны Сталинград сугышында һәлак булды дигән хәбәре генә килә. Әтисе сугышка алынганнан соң, әнисе ике баласы белән Олы Битаманга кайтып китә. Ә Фирая апа бишенче сыйныфны бетергәнче Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89 нчы мәктәбендә белем ала. Әнисе янында булмаса да, туганнарында торып укыса да, үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә 5 нче сыйныфны Мактау грамотасы белән тәмамлый. Ә инде 6, 7 нче сыйныфларны Олы Битаман мәктәбендә укып бетерә. Әтиләренең “Балаларны укытырга тырыш” дигән сүзен үтәп, әниләре 3 баласын да укыта. Энесе Рим, Рус Алатында урта белем алганнан соң, Казанда авиация институтын бетергән. РТС заводында эшләп, мактаулы исемнәр яулаган. Аннан рус мәктәбендә балаларга физика, математика укыткан, читтән торып педагогия институтын тәмамлаган. Сеңлесе Резеда шулай ук педагогия институтының татар теле бүлеген тәмамлап, гомер буе шәһәр мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан. Фирая апа үзе дә педагогия институтына укырга керә, 2 курс укыганнан соң, әнисенә ярдәм кирәк булу сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. Ләкин профессиясез калмый, Югары Ослан районындагы Ключище авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, 4 ел укып, агроном белгечлеге алып чыга. Практика үтәргә Дөбьязга караган Битаман сортлар сынау участогына кайта һәм шунда урын бушау сәбәпле, эшләп тә кала. Сортлар сынау участогын Арча районындагы шундый ук участок белән берләштергәннән соң, участок агрономы булып эшли. МТСлар беткәннән соң Әсәннең “Комбайн” колхозында агроном булып кала. “Алга” колхозын җитәкләгән Барый Һадиев агроном итеп Фирая апаны Битаманга кайтарта. 1954 нче елны районнан 30 алдынгы эшчене сугыштан соң беренче мәртәбә ачылган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрәләр. Шул бәхетлеләр исемлегендә Фирая апа да була. Укып бетереп, эшкә кайтуга, Касыйм Вәлиуллинга кияүгә чыга ул. Тиң яры да үзе кебек тырыш. Касыйм абый сугышта өлкән лейтенант булган, сугыштан соң агроном булып эшли, атказанган агроном исеменә лаек була. Гаиләне ишәйтеп, 2 яшьлек Роберт янына 1950 елда Рузалияне, 1953тә Рөстәмне, 1956да Рәйсәне, 1967елда Ринатны алып кайталар. Агроном хезмәте җиңелләрдән түгел, бигрәк тә хатын-кызга. Җәен ял күрмисең, тәүлек буе эшләргә кирәк вакытлар да күп була. 10 ел агроном булып эшләгәннән соң, китапханәгә эшче кирәк булу сәбәпле, Фирая апа шунда күчәргә карар кыла. Анда күчүнең тагын бер сәбәбе - аның китаплар укырга яратуы. Үзе генә килми яңа эшенә, 100 китап та алып килә китапханәгә. Ә китапларны кайдан алуының тарихы болайрак. 1960 нчы елны “Алга” колхозында кукуруздан югары уңыш алалар. Уңышның яхшы булуында агрономның да роле бик зур була. Колхоз рәисе һәм Фирая апаны райком секретаре, район Советы башкарма комитеты имзалаган мактау язуы, “Казан” фотоальбомы белән бүләклиләр. Фирая апага тагын 100 китаплык тупланма да бүләк итеп бирәләр. Бу китаплар китапханә фондын тулыландырырга бик ярап куялар. Яңа хезмәтендә җиң сызганып эшкә керешә ул. Фирая апа кабул итеп алганда китапханә колхоз идарәсенең кечкенә генә бер бүлмәсен биләп торган була. Колхоз белән Зәбиров Рәшит Барый улы җитәкчелек иткән вакытта китапханә өчен Казандагы шәхси бер йортны сатып алалар һәм Битаманга күчереп салалар. Өч бүлмәле бу йорт китапханә өчен бик кулай була. Фирая апа күзәтүе астында төзелеш бригадасы китапханә бинасын төзи. Төзелеш кирәк-яракларын Дөбьяздан Фирая апа үзе ташый. Көненә берничә мәртәбә ураганы да була Дөбьязны. Ул заманда машиналары да санаулы гына бит әле аның. Бина әзер булгач, җиһазландыралар, китапларны күчерәләр, җитмәгән китапларны кибетләрдән сатып алалар. Колхозлар гөрләп эшләп торган, авылда яшьләр, балалар күп булган заманнар бу. Халык китапны бик күп укый. Яхшы китапларны чираттан укыйлар. Колхоз фермаларына күчмә китапханәләр оештыра ул, китапны укып чыгып, эчтәлеген ферма эшчеләренә сөйли. Китап укучылар конференцияләре, язучылар белән очрашулар оештыра, шуның өстенә күпсанлы җәмәгать эшләре. Өйдә дә тормыш кайный, бер-бер артлы балалар үсә. 5 баласын да яратып, тигез тату гаиләдә үстерә Фирая апа. Һәрвакыт сыкрап торучы гомерлек ярасы да бар аның. Университетның 4 нче курсында укыганда кызы Рузалиядә яман шеш табалар. Коткарып калырга мөмкин булмый баласын. Йөргән егете кызы үлгәч тә кайтып йөри әле аларга. “Бүре сагышы” китабының авторы Руслан Мөхәммәтҗанов ул.

28 ел эшләгән Фирая апа китапханәдә. Ул эшләгән чорда Олы Битаман авылы китапханәсе гел алдынгы урыннар алган, затлы бүләкләр - радиоалгыч, телевизор, диапроектор, фотоаппарат бирелгән китапханәгә. Эшенә югары бәя булып торган Мактау грамоталары, дипломнары да санап бетергесез. Шулар арасында 1976, 1979 нчы елларда ТАССР мәдәният министрлыгының, аннан соң бирелгән РСФСР мәдәният министрлыгының дипломнары иң кадерлеләре. “Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”, Бөек Ватан сугышында җиңү уңаеннан бирелгән юбилей медальләре, яхшы хезмәте өчен күкрәк билгеләре дә бу исемлекне тулыландыра. Китапханәдән лаеклы ялга киткәч, хезмәт стажын 40 елга тутыру өчен 2 ел Битамандагы Туган якны өйрәнү музеенда эшли. Монда эшләгән чорда тарихи мәгълүматлар туплый, фотоальбомнар ясап калдыра.

Күз генә тимәсен, бүгенге көндә дә үз яшен бирә торган түгел әле аңа. Агроном булганы күренеп тора, бакчасы ялт иткән, помидор үсентеләрен өйдә үзе үстереп, бакчасына утырта, орлык суганын үзе әзерли. Бакчасында һәр төр яшелчә мул уңыш бирә. Китапханәдән алып китаплар укый, вакытлы матбугат белән танышып бара. Кирәкле документлары, фотолары пөхтәләп җыеп куелган. Һәр фотосы - үзе бер тарих, һәрберсенең артына ничәнче елда, нинди вакыйга уңаеннан төшерелүе турында мәгълүмат язылган. Берәүне дә борчымыйча, үз көенә матур гына яшәп ята Фирая апа. Алдагы көннәрендә дә сәламәт булып, шулай тынычлыкта, муллыкта яшәргә язсын аңа.

Рәсимә МӨХӘРЛӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев