Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Халыкара укытучылар көне уңаеннан Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары, хезмәт ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм!

Үз гомерен иң фидакарь эшкә - мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге - һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Укытучы - барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә ул!

Без үзенең мактаулы хезмәте һәм шәхси үрнәге белән яшь йөрәкләргә белемгә тартылу, ата-бабаларыбыз калдырган  гореф-гадәтләргә  хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче  һәркемгә чын күңелебездән рәхмәтле.

Бүгенге көндә район  мәгарифенең республикада бик күп мөһим юнәлешләрдә лидер булуы олы куаныч. Билгеле, моңа укытучыларның,  мәктәпкәчә уку йортлары тәрбиячеләре, тренерлар, энтузиаст педагогларның тырышлыгы белән ирешелде. Хезмәтегездә уңышлы рәвештә алдынгы методикаларны, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. Узган уку елындагы әһәмиятле җиңүләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!

Аерым җылы сүзләр белән күп еллар дәвамында районыбыз мәгарифенә фидакарьләрчә һәм чын күңелдән хезмәт күрсәткән, аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызны һәм укытучы династиясе вәкилләрен котлыйсым килә.

Хөрмәтле укытучылар, барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар һәм һөнәри планнарыгызның гамәлгә ашуын телим!

Эчкерсез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән, Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев