Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Исәнме-саумы, яраткан мәктәбем!

8 нче февраль - Россия фәне көне. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 85 еллык юбилеен нәкъ менә шушы көнне бәйрәм итүе дә үзенә бер төрле мәгънәгә ия.

Биектауның 1 нче урта мәктәбе тәүге укучыларын бик ерактагы 1935 нче елда кабул итә. Ул чордан бирле анда меңләгән бала белем алып чыккан. Әлеге гомуми урта белем бирү йортының үсеш юлында бик күп кыенлыклар очраган, әмма шуңа да карамастан, мәктәп бүгенге көндә дә яши, эшли һәм алга бара.

85 еллык юбилей көнендә мәктәпкә аны тәмамлаучылар шуның кадәрле күп җыелды, алар барысы да хәтта актлар залына сыеп та бетмәделәр. Әмма бу күңелләрдә зур борчылу уятмады, чөнки музейда иркенләп йөрү һәм яшь чакларны искә төшерү мөмкинлеге туды. Анда бик күп фоторәсемнәр, истәлекләр саклана. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар фотоальбомнарны кызыксынып һәм хатирәләргә бирелеп карап чыктылар. Күзләрендәге шатлык очкыннарына карап фикер йөрткәндә, әлеге уку йортын моннан 50-60 ел элек тәмамлаучыларга яшьлекләренә кире кайту бик күңелле һәм рәхәт иде. Мәктәп юбилеена килүчеләрдән иң өлкәне әлеге уку йортын 1951 нче елда тәмамлаган Николай Александрович Борисов булды. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар балачак, үсмерлек чорын бик рәхәтләнеп искә алдылар.

- И р и н а А л е к с а н д р о в н а Овощникованың икеле алуч ы л а р н ы с п о р т з а л ы н а кертмәве әле дә хәтеремдә. Ә анда барысының да бик керәселәре килә. Һәм без, бөтен көчебезне куеп, начар билгеләрне төзәтергә тырыша идек. Башта өчлеләр алабыз, аннары аларны дүртлеләргә төзәтәбез. Мәктәптә укыган чактагы иң кызыклы мизгелләрне мин гомер буена исемдә калдырдым, - диде мәктәпне 1967 нче елда тәмамлаган Анатолий Селезнев.

Б ә й р ә м н е ң т а н т а н а л ы өлеше күңелгә ятышлы булды. Мәктәптә хәзерге вакытта белем алучылар биеделәр, җырладылар - үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Сәхнәгә шулай ук уку йортын моннан алдагы елларда тәмамлаучылар да чыкты. Алар барысы да тирән белем бирүләре һәм сабыр булулары өчен педагогларга рәхмәт белдерделәр һәм мәктәпкә бүләкләрен тапшырдылар. Биектау муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та котлау сүзе белән чыгыш ясады. Ул Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең район тарихында лаеклы урын алып торуын билгеләп үтте.

Мәктәп турында бик күп җылы сүзләр һәм матур теләкләр әйтелде, әмма арадан берсе аеруча заманча иде.

- Туган мәктәбемә аның һәрвакытта да заман белән бергә атлавын, җыеп кына әйткәндә, һәрчак заман рухында, игътибар үзәгендә булуын телим, - диде мәктәпне 1967 нче елда тәмамлаган Анатолий Селезнев.

Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе җитәкчелеге 5 ел узган саен туган көненә үзен тәмамлаучыларны чакыра. Алар барысы да очрашуларга сөенә-сөенә киләләр һәм хатирәләрне яңарту мөмкинлеге булуны рәхмәт хисе белән кабул итәләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев