Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Исәнме, көз!

Көз – табигатьнең иң мул һәм төсләргә бай чоры. Бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба.

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

 Менә “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары да көз турында белемнәрен “Әминә әбинең яшелчә бакчасында” дигән йомгаклау ачык чарасы аша ныгытып күңелләренә якты хисләр тупладылар.

Бу чарага эзерлек ай буе дәвам итте: җырлар, биюләр, шигырьләр, бармак уеннары, музыка уен коралы – шалтыравыклар - белән җырлы уен өйрәнелде, сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә балалар җөмлә тезергә күнекте.

Ачык чарага түбәндәге максатлар куелды:

1. Балаларда өлкәннәргә, табигитькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Реклама

2. Балаларны көзге уӊыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

3. Балаларныӊ күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

4. Балаларга әхлак тәрбисе бирү һәм куркынычсыздык кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.

Бәйрәм Әминә әби йортына урман аша барып, әбигә ярдәм итеп, белгән һөнәрләрне күрсәтеп бәйләнешле алып барылды. Урман аша барганда агачларга, коелган яфракларга игътибар бирелде, анда яшәгән аю һәм куян белән “Аю-Куян” аз хәрәкәтле уены уйналды.

Бәйрәмебезнең кунагы - “Көз кызы” булды. Балалар аның белән музыкаль уен “Кояш һәм яңгыр” уйнап күңел ачтылар. Кече яшьтәге балаларның сөйләм үсешенә кул чуклары үсеше нык йогынты ясый. Шунлыктан без алар белән вак моториканы үстерүгә бәрәңге, кишер, суган җыйдык, ике өлеш рәсемнән бер бөтен тезедек, бармак һәм кул өчен гимнастика өйрәндек. Ә әби янына килеп җиткәч, аны “Гаилә” бакмак уенын сөйләп куандырдык һәм кер юуны имитацияләделәр.

Балалар чара ярдәмендә сары, яшел төсләрне ныгыттылар, яшелчә атамаларын кабатладылар.

 Алсу Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев