Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Йөрәктән йөрәккә күчә торган ярдәм

Биектау районында инвалидлар декадасы кысаларында «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия марафонын уздыру матур гадәткә әверелде. Әлеге марафон мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм итүдә район хәйриячеләренең игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Районда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр байтак.

Без Шушар авылында яшәүче  Васильевлар гаиләсендә булып кайттык. Аларның уллары Артемга нибары бер яшь тә ике ай. Әмма сабый берничә төрле авыру белән интегә: церебраль паралич, гидроцефалия, эпилепсия. Ул бер яктан икенче якка әйләнеп ята ала, аның күзләре бер ноктага төбәп карый алмый, башын тотмый. 36 атналык вакытта туса да  Артем 3 килограмм авырлыкта була, беренче карашка сәламәт бала булып күренә. Бер атнадан соң ана белән бала өйгә чыгарыла. Өйгә кайткач бала  ашамый башлый. Район үзәк хастаханәсеннән аларга йогышлы авыруларны дәвалый торган хастаханәгә юллама бирәләр. Әлеге хастаханәдән ана белән сабыйны Казан шәһәренең 1 нче балалар  хастаханәсенә  җибәрәләр. Анда табиблар Артемга сепсис диагнозы куялар.

“Мондый диагнозны Артемга кизү торучы табиб  куйды, - ди баланың әнисе Ирина Васильева. -  Чөнки канында инфекция булган балаларда нәкъ менә шундый авыру билгеләре була икән. Бер ел эчендә генә дә шундый диагноз белән  дүрт  бала килгән була. Ул вакытта мин бу чирнең ахыры ни белән бетәчәген күз алдыма да китереп карамадым. Мин улымның исән калуын гына теләдем.  Балам исән калды, әмма ул инвалид”.

Сепсис авыруы нәтиҗәсендә баланың баш миенә кан сава һәм аның сәламәтлегенә каты зыян килә. Ул чакларны искә төшергәндә  Артемның әнисе күз яшьләрен көч хәл белән генә тыеп тора. Диагноз билгеле булу белән дәвалау чоры  башлана.  Балага операция кирәк була. Әмма аны ясар алдыннан ана белән бала, короновирус авыруын йоктырып, госпитальгә озатыла,  терелгәннән соң нейрохирургия бүлегенә операциягә керәләр. Артемга өч операция ясыйлар.

“Баламның баш миенә зыян килгән була, озакламый анда эпилепсия өянәге башланды. Озак вакытлар тернәкләнгәннән соң өйгә без октябрь аенда гына кайттык”, - ди Ирина Васильева.

Балага өянәккә каршы дарулар һәм витаминнар  сатып алу өчен генә дә аена 20 мең сум акча таләп ителә.  Өстәвенә, утыртып йөрү өчен уңайлы булган арба, үз-үзен тоту өчен махсус җайланмалар  да кирәк. Артемның авырлыгы 16 килограмм, ул әнисе ярдәменнән башка утыра да алмый. Әна белән  бала бүген дә планлы рәвештә тикшерүләр узалар, тернәкләндерү курсларында булалар.  Артемның әнисе баласы өчен вакытын да, көчен дә, акчасын да кызганмый. Гаиләгә кергән барлык акча баланы тернәкләндерү өчен тотыла. Васильевлар гаиләсе районның игелекле кешеләре ярдәменә өмет итеп яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев