Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Интернетта татарлар өчен "TatApp" мобиль кушымтасы барлыкка килде

"TatApp" платформасы тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә.

Интернетта татарлар өчен "TatApp" дип аталган беренче мобиль платформа барлыкка килде. Ул тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә платформаны уйлап табучы Илдар Фәйзуллин сөйләде.

"Проект татар милләтен глобаль платформада берләштерүне, татарлар өчен мәгълүмати кыр булдыруны, тарихи, рухи, әхлакый байлыкларга киредән кайтып, татар эшмәкәрләрен һәм компанияләрен биеклеккә күтәрүне максат итеп куя", - диде Илдар Фәйзуллин.

Уйлап табучы “TatApp” татарлар өчен беренче мобиль кушымта дип белдерә. "Аның ярдәмендә күп кенә файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, товар һәм хезмәт сферасында махсус тәкъдимнәр алырга, кызыклы эш табарга, шәһәрдә якындагы милли чаралар турында белергә, татарлар белән танышырга һәм аралашырга була”, - дип сөйләде ул.

Кушымтаның төп серивислары игълан, танышу, маркет, эш эзләү һәм онлайн радио булачак.

“Кушымтаның игълан өлешендә мәдәни чаралар турында белдерүләр, кино, спектакльләр, күргәзмәләр, ярышларга онлайн билетлар сатып алып булачак. Танышу өлешендә парлар табышу буенча махсус программа сервисы, “Автодимләүче” функциясе, географик урын буенча икенче ярыңны табу, хәбәрләшү урнаштырылачак. Маркет өлешендә компания җитәкчесенә шәхсән хәбәр язу, товар һәм хезмәт категорияләре буенча эзләргә мөмкинчелек туачак. Эш эзләү өлешендә партнер компанияләренең вакансияләре турында белдерүләрен, категория буенча эш эзләүләрен күреп булачак. Онлайн радио өлешендә танылган татар радиолары – “Тәртип-FM”, “Күңел” һәм Татар радиосы трансляцияләнәчәк”, - дип танаштырды Илдар Фәйзуллин.

Уйлап табучы сүзләре буенча, әлеге проект тулысынча чынга ашсын өчен ярдәм кирәк булачак. “TatApp” беренче мобиль платформасының тематик бүлекләрен алып бару һәм актуальләштерү өчен контент-менеджерлар, сервисларга, кушымтага партнер-инвесторлар кирәк. Реклама һәм әйләнешнең үсеше исәбеннән инвестицияләрнең кайтарылуы мөһим”, - диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169161/

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев