Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Интернет бар, тиздән футбол стадионы да булачак

Газетабызның узган санында без якын арада районда тагын бер спорт объектының сафка басылачагы турында язган идек. Ул - Мүлмә авылында төзелеп килә торган мини-футбол мәйданы. Спорт объекты балалар ихтыяҗын исәпкә алып төзелә. Мүлмә авылы балаларының җәйге ялы вакытында рәхәтләнеп туп тибәргә менә дигән мәйдан булырга тиеш ул.

Әмма Мүлмәдә әлеге төзелеш белән бәйле рәвештә көтелмәгән проблемалар да килеп чыккан. Без бу турыда “Биектау-ТВ” каналының социаль челтәренә килеп ирешкән хәбәрдән белдек. Хәбәрне авылда яшәүче бер ханым җибәргән. Әлеге ханым бездән ярдәм итүебезне үтенеп язган. Вазгыятьне урында тикшерү максатыннан без яңадан Мүлмә авылына юл тоттык. 28 июнь көнне мини-футбол стадионын төзүчеләр казу эшләре алып барганда, элемтә челтәрен өзеп, аңа зыян китерә. Шул сәбәпле атна дәвамында авылның Үзәк һәм Түбән урамында элемтә дә, интернет та булмый, телевизор да эшләми.

“Без инде бу турыда берничә тапкыр тиешле урыннарга мөрәҗәгать иттек. Әмма проблеманы хәл итәргә теләүчеләр генә күренми, - дип язган Мүлмәдә яшәүче ханым. - Элемтә кабельләре бүгенге көнгә кадәр җирдә аунап ята. Ширкәтнең Казандагы офисына да мөрәҗәгать иттек. Алардан да күңелне тынычландырырлык уңай җавап алмадык. Кызганыч, без бу юлы да “Биектау-ТВ” яңалыкларын карый алмаячакбыз”.

Футбол мәйданы төзелеше берничә этапта алып барыла. Эшләр тәмамлануга таба барганда гына объектта эшләүче тракторчы кабельне өздерә. Кабельгә беренче тапкыр зыян килгәннән соң аны тиз генә ялгап куялар һәм авыл халкы иркен сулап куя. Әмма шатлык озакка бармый. Бу хәлдән соң бер атна да узмый, кабельгә яңадан зыян килә. Бу юлы инде авылның капма-каршы ягында яшәүчеләр элемтәсез кала. Без җаваплы компаниягә шалтыратып, авылда кайчан элемтә булачагы турында сораштык. Компаниядә безгә проблеманың уңай хәл ителгәнлеге турында хәбәр иттеләр. Бары тик бер генә өй - ярдәм сорап, безнең каналга мөрәҗәгать иткән ханымның өе генә элемтәсез калган була. Бүгенге көндә авылны тышкы дөнья белән тоташтыра торган элемтә чыганагы Мүлмә халкына тулысынча хезмәт күрсәтә.

Стадионда төзелеш эшләре тәмамланганчы элемтәчеләр кабельне җир өстендә калдырып торырга дигән карарга килә. Казу эшләре белән бәйле булган төзелешләрне башлар алдыннан эш башкаручылар төрле коммуникация өчен җавап бирүче оешмалардан рөхсәт алырга тиеш. Чөнки торак пунктларында адым саен җир астыннан газ, электр, су, элемтә кебек мөһим челтәрләр уза. Закон буенча әлеге челтәр компанияләре эш башкаручыларга коммуникация схемасын бирә. Бу - закон буенча. Ә гамәлдә эш башкаручылар, еш кына, рөхсәт кәгазе алмыйча гына төзелеш эшенә керешә. Шул сәбәпле объектны файдалануга тапшырганда төрле яктан проблемалар “ява” башлый. Әмма стадион төзүчеләр алга таба мондый проблемаларга юлыкмас дигән өметтә калыйк. Мини-футбол стадионын балалар һәм авыл яшьләре түземсезлек белән көтеп тора.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев