Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
яналыклар

Ямаширмә авылында Сабантуе киң колачын җәйде

Туган ил, туган туфрак, туган нигез, туган авыл... Туганнары, авылдашларны, яшьтәшләрне берләштереп, кавыштыра торган июнь аена аяк бастык. Агачлар яфрак ярып, дөньялар яшелләнүгә халык милли бәйрәмебез –Сабантуйны көтеп яши.

 

Сабантуе ерак гасырларда ярылып, буыннан-буынга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Бу бәйрәмгә элек – электән бик зурлап әзерләнгәннәр, кызлар, яшь киленнәр сабантуй батырына махсус сөлгеләр чиккәннәр. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган.
   Иң элек сабантуй үткәрү өчен авыл яшьләре – кызлары, егетләре белән урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап -биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабантуй өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу “Бирнә җыю”дип атала. Быел безнең күркәм Ямаширмә авылында бирнә җыю 4 июнь көнне узды. Иртәдән гармунчыларыбыз,егетләр, кызлар белән мәдәният йортында җыелдык. Тальян, гармуннарның моңлы дәртле көйләре яңгырап торды. Урам буйлап бизәлгән атка утырган яшьләр, бала – чага, колгалар күтәргән милли киемнәрдән егет-кызларның шул гармун моңнарына кушылып җырлаулары авылны гөрләтеп торды. Һәр йортка кереп теләкләр теләп, җырлап-биеп йорт хуҗаларыннан, хуҗабикәләрдән бәйрәмгә бүләк җыелды. Җырга, моңга сусаган олы апалар безне түземсезлек белән көтеп торалар иде, моңлы тальян, гармун тавышларына кушылып халык җырларын җырлап кайсы елап та, яшьлек елларын искә төшереп алдылар. Бүләкләр бик күп җыелды, борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге дә аерым алынды. Йомырка җыю йоласы да безнең авылыбызда  бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Аларны бүләк урынына да, бүләккә өстәп тә бирделәр. Ә бирнә җыйганнан соң Сабантуй бәйрәмен көтү бөтен халык өчен дә дулкынландыргыч мизгел.
   Авылыбызның бар халкы 11 июнь көнне матур итеп бизәлгән мәйданга милли бәйрәмебез-Сабантуен карарга ашыкты. Мәйданны авылның имам хатибы Дәүләт абый Мостафин ачып җибәрде. Махсус хәрби операциядә булган егетләребезне әйтеп үтте, аларның исән-сау кайтуларын теләде. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Камил улы  авыл халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук эшмәкәр Ахметов Фаиль Рафаиль улына Ямаширмә авылы җирлеген үстерүгә керткән хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Ә инде бәйрәмебезне Лилия Хамидуллина җитәкчелегендә “Күңелле балачак” фольклор коллективы ачу тантанасы белән дәвам итте. Шулай ук Лилия Сафиуллина җитәкчелегендә “Йолдыз” балалар бакчасына йөрүче балаларның дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстәде. Ә инде бәйрәмне махсус чакырылган кунаклар күп җырлар авторы һәм башкаручы Ильназ Хәнәфиев һәм аның тормыш иптәше Альбина Ханафиева,иҗатташ дуслары – яшь җырчы, Татар премиясы лауреаты Игорь Дмитриев, баячы һәм аппаратура артында утыручы егет Айнур Латыйпов  күңелле итеп алып бардылар. Бертуктаусыз музыка яңгырады,һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер музыка коралларында уйнады. Ни дисән дә, Сабантуеның иң кызыклы бәйгесе көрәш инде ул! Мәйдан уртасында батырлар милли көрәштә  бил алыштылар. Җыелган халык көрәшне кызыксынып күзәттеләр. Һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп тордылар. Авыл батыры һәм абсолют батыр билгеләнде, спонсорларыбыз ярдәме белән аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Авыл батыры булып Нигъмәтҗанов Раниль ә абсолют батыр Сибгатуллин Айнур калдылар.
   Бәйрәмебезнең спонсорлары: “Коркачык икмәк кабул итү пункты” генераль директоры Гарипов Нияз Дамир улы, “ЕЛМАЙ” сөт комбинаты – Галләмов Ильшат Кәбир улы, ООО “Сыйфат” генераль директоры Харисов Марат Хәмзә улы, Исламгалие Ильнар Рафаэль улы, Усманов Тимур Альбер улы, Котдусов Габделәхмәт Габделәхәт улы, Шагимарданов Фәрхад Фәрит улы, Шагимарданов Булат Фәрхад улы, Валиуллин Ренат Фәльват улы, Мифтахов Галиәскәр Габделнур улы,Ахметов Азат Ильсур улы, Садриев Марат Ислам улы, Ахметов Фаиль Рафаиль улы, Якупов Ришат Ильшат улы, Галләмов Раиль Ирек улы.
Мәйдан кырыенда “Йолдыз балалар бакчасы” тәрбиячеләре төрле уеннар оештырдылар. Көчлерәкләр аркан тартышты, гер күтәрде, капчык белән бодай күтәреп йөгерделәр җитезләр кашыкка йомырка салып йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, чаңгы киеп йөгерделәр, уңган хатын – кызлар йөгерә-йөгерә су ташыдылар, табактагы катыктан авыз белән тәңкә эзләделәр ә инде бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тордылар. Бөтен җирдә – уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Мәйдан әйләнәсендә сату рәтләре халыкны увйнар пылау, шашлык, тәм-томнар белән сыйлап тордылар. Авыл халкы һәм килгән кунаклар киләсе Сабантуйга кадәр җитәрлек рухи азык алдылар. Бәйрәм кич мәдәният йорты каршында дискәтүк белән дәвам итте.

Алинә Гимадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев