Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Ялган документ өчен суд хөкеме

Биектау район суды район архив бүлегенең элеккеге башлыгына хөкүмәткә китергән 1,5 млн сумлык зыянны капларга дигән хөкем карары чыгарды.

Моннан 12 ел элек архив бүлегенең шул вакыттагы башлыгы Роза Усманова җир мәйданына хокук бирә торган ялган белешмә язып бирә. Биектау район суды район прокуратурасының бу турыдага  дәгъвасын кәнәгатьләндерде.  Суд Роза Усманованың усал ният белән  закон бозу нәтиҗәсендә хөкүмәткә китергән 1 574 040 сум акчаны кире кайтарырга дигән карар чыгарды. 2011 елның декабрендә Биектау районы Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Роза Усмановага бер гражданин  үзенең Константиновка торак массивында  2,4 тыс. кв.м. җир мәйданы  бар дигән ялган белешмә бирүен үтенә. Ялган белешмә нигезендә әлеге гражданин  республика җир кадастрында әлеге мәйданны рәсмиләштерүгә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев