Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Гамьсез ата-аналарның һәркайсына да буйсындыру чарасы табылыр

“Ташлап чыгып киткәннән бирле аны күргәнебез юк”. Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләрдән еш ишетелә торган сүзләр бу. Алар мөмкин кадәр азрак яңгырасын өчен нишләргә соң? Үз вазифаларын үтәргә теләмәгән гамьсез әти-әниләргә йогынты ясап буламы һәм илдә күпме кеше тиешле акчаларын алмый калган?

- Кызым рәсем ясарга ярата, пластилиннан апплик ацияләр ясау, нәрсәләрдер кисү белән дә мавыга, - Юлия Павлова кызы Тасяның кызыксынулары турында менә шулай бик яратып, җылы итеп сөйли.

Кызчыкка 8 яшь. Аңа Даун синдромы диагнозы куелу турында ишетүе бик авыр - күз яшьләрен тыеп торып булмый. Мондый диагнозга Юлия бик борчыла. Әле өстәвенә якын кешеләре - ире һәм аның туганнарының мөнәсәбәте дә тискәре була. Тасяның әтисе аларны ташлап киткәндә кызчыкка әле 2ай да тулмаган була.

- Ул вакытта ирем миңа үзенә дә, туганнарына да мондый авыру бала кирәкми, дип аңлатты, башка берни дә әйтмәде, - диде Юлия Павлова.

Шул вакыттан бирле аның күренгәне дә, шалтыратканы да булмаган. Алимент түләми, баласын ташлаган ата шалтыратуларга җавап бирми, аннары, гомумән, элекке хатынын кара исемлеккә кертә. Суд приставлары янына йөрүдән дә файда булмый. Юлия закон сагында торучыларга иренең пропискада торган урыны буенча Казан шәһәренең Авиатөзелеш районына мөрәҗәгать итә. Приставлар ярдәм итә алмауларын үзләре үк әйтеп бирәләр. Адвокат янына барырга киңәш итәләр.

- Суд приставларына үземнең прописка буенча түгел, иремнең пропискасы буенча гариза биргән идем. Үзебезнекеләр белән җиңелрәк булыр иде. Барырга якынрак. Ә Казанда аена бер тапкыр керә алсаң ярый, әле анысы да һәрчак түгел. Ай буена гариза белән килүчеләрне нибары ике сәгать кабул итәләр, - дип борчылып сөйләде Юлия Павлова.

Назирә Николаева да башына төшкән бәла белән берүзе калган. Ул улын ялгызы тәрбияли. Акча җитми, ә баланың әтисе ярдәм итәргә атлыгып тормый. Ярдәм сорап Назирә “Өмет” социаль яклау Үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Айның һәр икенче сишәмбесендә биредә административ органнар һәм адвокатлар катнашында алимент түләттерү мәсьәләсендә гражданнарны кабул итәләр.

- Башта әти кеше ничектер кызыксына иде. Хәзер әнә улыннан баш тарта. Түлисе, ярдәм итәсе килми. Ирем безне ташлап киткәнгә инде 8 ел булды. Баланы берүзеңә аякка бастыруы матди яктан да, рухи яктан да бик авыр, - дип сөйләде Назирә Николаева.

Назирәгә кагылышлы хәл дә җиңелләрдән түгел. Әти булуы нигездә документлар белән расланмагач, ират шуннан файдаланган да - ул аңа түләмәскә мөмкинлек биргән.

- Алимент ирекле тәртиптә түләнә - кеше үзе түли яки нотариаль килешү төзи, я булмаса суд аша түли. Аңлавымча, Назирәнең ире алиментны ирекле тәртиптә түләүдән баш тарта? - дип сүзгә кушылды адвокат Александр Фомин.

- У л ы м н ы ң ә т и с е сиңа кирәк икән, әти икәнлегемне раслатырга үзең тест ясат, диде, - дип аңлатты килеп туган хәлне Назирә Николаева.

Мондый мәсьәләләрне, югары квалификацияле белгечләр белән булуга да карамастан, бер тапкыр кабул итүдә генә хәл итү мөмкин түгел. Беренче консультация үз балаңа карата ваемсыз булу кебек каты авыруны дәвалау көрәшендә нибары беренче ярдәм генә булып тора. 2010 нчы елда Россиядә халык саны алу уздырылды. Аның мәгълүматларына караганда, безнең илдә 18 яшьтән кечерәк балалары булган 17 миллионнан күбрәк гаилә яши. Шуларның 5 миллоннан күбрәге - ялгыз аналар. 648 мең - ялгыз әтиләр. Аларның нибары өчтән бере генә рәсми рәвештә аерылышкан - 1,8 млн хатын-кызлар һәм 154 мең ир-атлар. Тулы булмаган гаиләләр турында билгеле булган кебек, җаваплылыктан котылып калырга теләүчеләр турында да мәгълүмат бар. Мондый мәгълүматларны суд, приставлар, Росс тат те р к и . Ро с с тат мәгълүматларына караганда, тиешле түләүләрне, суд карары булуга карамастан, һәр бишенче әти яки әни алмый. Суд приставлары 2019 елның беренче яртыеллыгында ук алар ведомствосында бик зур сумма алиментка бер миллион сумнан артык суд карарлары булуы турында әйтәләр. Бу 167 миллиард сум диярлек. Һәм бу эшләрнең төп өлеше күп елларга сузылган.

Алар арасында без алдан әйтеп киткән Назирә Николаева белән Юлия Павловага караган эшләр дә бар. Уртача түләү 7,5 мең сум тәшкил иткәндә,Юлиянең элекке иренең үз баласына бурычы бер миллион сумга җитеп килә. Бу акчалар үз вакытында килсә, нәни Тасяны реабилитацияләүгә сарыф ителер иде.

Мондый хатын-кызларга хәзер нишләргә соң? Үз хокуклары өчен көрәшергә. Ярдәмгә өметләнеп, дәүләт учреждениеләре бусагасын таптарга, бәлки җәмәгатьчелек фикерен уятырга. Нигезле юридик ярдәмне, социаль яклау үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, бушлай да алырга мөмкин. Иң мөһиме шуны истә тотарга - буйсындыру чарасы һәркемгә дә табылыр.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Энҗе ГАРӘФИЕВА

Фото: Росстат мәгълүматлары буенча, суд карарына карамастан, һәр бишенче ата-ана тиешле түләүләрне алмый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев