Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Гаилә - бәхетнең нигезе

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, сафлыкны сурәтли. Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңнән соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итә торган изге урын

Гаилә – ул әти-әни, балалар, баш өстендә яхшы түбә, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итә торган нәсел җебе. Биектау районында үрнәк гаиләләр байтак. Бөтенроссия гаилә көнендә озак еллар бергә гомер итүче гаиләләргә котлау хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район үзәгендә гомер итүче Егоровлар гаиләсе турында газетабызның алдагы саннарының берсендә язып чыккан идек инде. Гаилә көнендә алар 50 ел бергә гомер итүләре уңаеннан район Башлыгының котлау хатына һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Бәйрәм уңаеннан Александр Никифорович һәм Галина Сергеевна үзләренә багышланган концерт программасын да карады. 70 яшьтән узып китсәләр дә, Галина Сергеевна һәм Александр Никифорович бер-берсенең күзенә генә карап торалар. Александр Никифорович моны мәхәббәткә генә кайтарып калдырмый. Ярату бер-береңне хөрмәт итүгә, санлауга әверелә. Гаиләң өчен җаваплылык хисе арта. Яшь барган саен сабырлык та өстәлә.

Алар икесе дә Алат авылында туып үсә. Өйләнешер алдыннан Галинаның әтисе үзенең киявен сынап карарга уйлый. Колхозның ат фермасында җигелмәгән айгыр була. Айгыр беркайчан, беркемне үзенә якын китермәгән. Ничек булды шулай, Александр атка атлана. Айгыр үзе өстендә җайдак барлыгын сизүгә, тузан бураннары туздырып, яшен тизлегендә алга ыргыла. Бер километр чабып барганнан соң ат суга сикерә һәм үзенең җайдагын да шул суда ташлап калдыра. Александр үзенә шундый максат куя: ул авылга айгыр өстендә кайтырга тиеш. Судан чыккач та, егет айгырны эзләп китә. Бу вакытта айгыр да инде тыныч кына болында утлап йөри торган була. Александр бу юлы җайлап кына айгырга атлана һәм горур кыяфәт белән кыз өенә кайтып керә.

“Мин Галинага хәрби диңгез флоты костюмында тәкъдим ясадым. Чөнки Армиядән кайткан гына идем ул вакытта, ә кияргә башка кием дә юк иде”, - дип искә ала Александр Никифорович. Алар икесе дә күп балалы гаиләдә туып үсә. Гаилә тормышында бары тик үз көчләренә генә таянырга туры килә.

“Бездән һәрвакыт бәхетле тормышның сере нидә, дип сорыйлар. Барлык гаиләләрдә дә була торган хәлләр бездә дә булды. Барысы да тигез юлдан гына бармый. Тормыш - ул күк йөзе кебек. Күктә кояш та, караңгы болытлар да була. Шул авырлыкларны бергәләп, бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп яшәгәндә генә алтын урталыкны табарга була. Безнең бәхетебез - кызларыбыз”, - диләр Александр һәм Галина Егоровлар.

Александр Никифорович һәм Галина Сергеевна бүген инде оныклары өчен ягымлы әби белән бабай булган. Аларның 4 оныгы бар. Ольга да, Людмила да, институт тәмамлап, бухгалтер булып эшлиләр. Өлкән оныклары Диана, архитектор белгечлеге алып, Санкт-Петербург шәһәренә эшкә китә. Икенче оныклары Владик та югары белем алган. Артур белән Игорь әлегә мәктәптә укыйлар.

Аларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә... Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган мәхәббәтләре калган, ул әле дә аларның йөрәгендә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев