Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Филсинә һәм Фоат Хәлиуллиннар: “Булганына риза булып, кеше рәнҗетмичә, бер-береңә таянып яшәү – зур бәхет”

“Авырмас өчен 101 киңәш”не даими укучылар беләдер дип уйлыйм, мин күбрәк гади халык белән аралашам. Аларның гади тормышлары, риясыз, ихлас дин тотулары, эчкерсез гамәлләре, күңел кылларын сискәндереп, тирән мәгънәле фикер әйтеп куюлары ошый миңа. Ә бу эшмәкәр ханым мине ни белән җәлеп итте соң? Нигә инде ике елдан бирле аның хакында язарга рөхсәт итүен көтеп йөрим? “Бер гамәлемне дә газетага язсыннар дип эшләмим”, – дип кырт кисүе ошадымы? Аны бик күпләрнең яхшы яктан телгә алуларымы? Бер кешедә моның кадәр уңай сыйфатлар булырга мөмкинме? Барып җиттек, “яхшы кеше” дисәләр, шикләнеп карыйбыз. Берәр кешене “начар” дисәләр, дәррәү бетереп ташлыйбыз... Әле кайсыбызның баш архитектордан урамга исем куштыра алганы бар?

Бүген Биектауның Хәйдәр Бигичев исемендәге урамында яшәүчеләр, белегез, сезнең урамга исемне Филсинә ханым куштырган, дөресрәге, баш архитектордан үтенеп сораган. Чаялык бар, ә! Шулай булмаса, Казан сәхнәсенә бөтен нәсел-ыруын алып чыгып, “Нечкәбил” конкурсында катнашкан кызы белән җиңү яулый алыр идеме? Ире Фоат әфәнде белән “Башваткыч”ка барып, аның өчен җан атып утырыр, түзә алмыйча янына барып басар идеме?.. Түземлегем бетеп, рөхсәт сорап тормый гына әңгәмәгә чакырдым бу ханымны.

– Биектау районының иң кечкенә Рәс авылы мәчетенә мөнбәр ясатып куйгансыз икән. Дөресме бу? Сезгә моны кем кушты?

– Беркем кушмады... Кызык килеп чыкты ул эш. Без ял көне эшләмибез. Мин ничектер барып киләсе иттем. Бер бабайны ияртеп ир кеше керде. Мине эзлиләр икән болар. Сөйләшә торгач, “Мәчетебезнең мөнбәре юк”, – дип әйттеләр. “Базарда әзерләре бар бит аның”, – дим. “Кайда икән соң ул?” – ди бабай. “И, бабай! Базарның кайда икәнлеген дә белми, үзем генә эшләтим әле”, – дип уйладым да бер кешегә заказ бирдем. Ике гает арасы иде бу, Корбан гаетенә өч көн калгач, теге кеше: “Заказыңны үти алмыйм”, – диде. Инде нишләргә? Сүз биргәч, үтәргә кирәк бит. Кеше эзли башладым, беркем алынмый. Вакыт аз калган бит. Мөнир исемле егетне эзләп таптым, гозеремне әйткәч, ул каршы килмәде. Манара ясаганы булса да, мөнбәр ясаганы булмаган икән. Шулай да, бик матур итеп эшләп бирде. Үзем машина табып, базардан материалларын кайтарттым, әзер булгач, машина белән Рәскә кайтарып җибәрдем. Әдһәм абый

мәчетнең имамы булып чыкты, хәзер дуслашып беттек инде. Аллаһы Тәгалә савап эшләргә теләгән кешегә юлын күрсәтеп тора, күрә белергә генә кирәк.

– Филсинә ханым, акчалы кешеләрнең ярдәм кулы сузулары гадәти хәл кебек тоела. Менә сез акчасыз вакытта нинди идегез?

– Бөтенесе әнидән килә... Безнең әни киң күңелле кеше иде. Өебез чатта урнашканга, автобус тукталышы безнең каршыда гына иде. Бездән бер дә кеше өзелмәгән. Кайсына капчык, кайсына акча кирәк, шунда чәен дә эчеп чыккан, эч серләрен дә сөйләгән. Ирләр белән ирләрчә, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшә иде ул. Гозер белән дә күп киләләр иде. “Югарыга” үтенеч язасы булса да әни кирәк. Бер кешене кире бормады. Шигырьләр сөйли иде. Мәктәпкә укырга кергәч, ул шигырьләрне ятлыйсы да булмады, хәтергә сеңгән, онытылмаган. Театрлар уйнап та йөрде. Чыбылдыкны сүтеп, итәк тегеп куйган бервакыт. “Частушка”лары бик матур чыга иде аның. Шундый ыгы-зыгы белән яшәде ул. Шуны күреп үскәнгәдер инде...

Фоат белән икебез бертөрле без. Биектауда җир алгач, иң беренче эш итеп мәчет салып куйдык. “Без мәчет төзибез”, – дип беркемнән акча сорап йөрмәдек, кесәдәге акча белән сала башладык. Төзелеш башлангач, исебез китте! Яхшы кешеләр күп икәнлегенә шунда төшендек, үзләре теләп ярдәм күрсәтүчеләр булды. Хәзер көнемне мәчеткә кереп башлыйм, идәненә утырып, күз яшьләрем белән дога кылам, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм. Мин дә үкчәле туфли киеп, мода белән киенеп, кыланып йөри алам, әмма себерке тотып, үзебез төзегән мәчетнең идәнен себерү минем күңелемә рәхәтлек бирә.

– Мәчетегезгә кеше йөриме?

– Аллаһка шөкер! Әле тәравихка йөрергә, чәйләр эчәргә бераз киңәйтү ниятебез дә бар.

– Көнләшүчеләр юкмы?

– Юк! Әле кайвакыт уңайсызланып та китәм, без авыл балалары, мактау сүзләре ишеткәч югалып калабыз. Хөрмәт бар, Аллаһка шөкер!

– Менә хәзер сез шигырь сөйлисез...

– Һаман да шул әнидән сеңеп калган... Бик яратам шигырь сөйләргә, эченә кереп китеп, чын йөрәгем белән бирелеп сөйлим. Кайвакыт берәрсенә ачуым килеп китсә дә, дога укыган кебек, шигырьләр укыйм. Шуның белән тынычланып китәм.

– Ирегез, Фоат әфәнде ничек карый бу гадәтегезгә?

– Бер тапкыр да каршы килгәне юк. Әле: “Булдырасың, маладис”, – дип күңелемне күтәрә. Көнләшеп җанга тими. Булдыра алсам да,

Реклама

Фоаттан узып берни эшләгәнем юк... Каенанамның вафатына биш ел, бик тату яшәдек, Аллаһка шөкер! Язны көтеп алабыз. Зиратка кайтып, кырыклап каберне чистартып китәбез. Хуҗасыз каберләрне дә чистартабыз. Арыганчы, күңелләр булганчы эшлибез... Зираттан чыккач, Сөйдеркә чишмәсендә бит-кулларымны салкын су белән сихәтлим. Бик яратам авылымны, ярдәмемне күрсәтергә тырышам, үзем кайта алмасам, миннән алда “күчтәнәч” кайтып китә. Туганнарымны, якыннарымны җыеп Болгарга алып барам. Аларга да, үземә дә рәхәт! Аның су буйлары! Беләсеңме, Мөнирә, аның җилләренә кадәр Ислам дине белән сугарылган! Искиткеч анда... Әмма күңелне кырганы: зур Коръәнне кереп карау өчен акча алалар. Бушка күрсәтсеннәр иде аны! Ничек инде Коръәнне акчага күрсәтергә мөмкин?! Вакыт, акча табып шунда килгән кешеләргә, туристларга рәхмәт укыйм. Акча дигәч, әйтим инде. Хезмәт хакы бирер көн җитәрәк, борчыла башлыйм, вакытында бирә алсак, кешене рәнҗетмәсәк ярар иде, дип телим. Билет тотып килеп кергән артист халкын да кире борып чыгарган юк. Ун билет булса да алып калырга тырышам. Килгән кешегә җайлы булсын дип намаз бүлмәсен дә ясадык. Үзебезгә дә уңай. Балалы кешеләр килсә дип, коляскалар алып куйдык. Алып килсеннәр күкрәк балаларын да, өйгә кайтып имезеп йөрү кыен бит! Хәзер бездә торт пешереп, туйларын уздырган парларга бүләк итү гадәте керде. Матур теләкләр теләп тапшырам аны. Һаман да акча эшләүне генә максат итеп яшәү дөрес түгел. Яшьләргә гыйбрәт, үрнәк булырлык гамәлләр дә кылырга кирәк. Аларның да күңелләре була, үзебезгә дә рәхәт.

– Шушы кадәр эшләрне эшләп, туу, яшәү, үлем хакында уйларга вакыт каламы?

– Уйландыра, билгеле... Үзәк өзелерлек минутлар була... Аллаһы Тәгалә безне нәрсә өчендер яралткан, әрәмгә гомер уздырыр, дөньяга нәҗес таратыр өчен яралтмагандыр. Әти-әниләренә мәрхәмәтле булсыннар, Үзенә гыйбадәт кылсыннар өчен яралткандыр... Үземнең фикерем: гөнаһлар, үкенечләр калмасын, матурлык калсын иде. Язмышларны яңадан язып булмый!.. Бер янып, шундук сүнү кирәкми. Бар кешене шаккатырырлык бер гамәл кылу да түгел... Аллаһы Тәгаләнең биргәненә риза булып, булганына шөкер итеп яшәү, җан тынычлыгы өчен, мөмкинлегең булса, савап эш эшләргә тырышырга кирәк. Кайвакытта, дөрес яшәдемме икән, туганнарымны рәнҗетмәдемме икән, дип уйлап куям. Күрше-коланнарга булыша алдыммы, кирәк вакытта кире борылмадыммы икән, дим.

– Ә туганнарыгыз сезнең ярдәмне дөрес кабул итәме?

– Аллаһка шөкер! Бик рәхмәтле алар миңа. Мин үзем дә алар белән горурланам. Әти-әниемә хөрмәт күрсәтә алмадым дип апамны хаҗга җибәргәч, сөенечемнең чиге булмады. Әле узган ел нәселебезнең 400 кешесеннән торган шәҗәрәбезне ясатып, стенага куйдым.Туганнарым да ярдәм кирәк булган кешегә булышырга гына торалар.

Шулвакыт Фоат әфәнде кереп, безнең сүзгә кушылды.

– Гел бергә булгач, эштә тарткалашып китәбез. Шул минутта ук аерылырлык хәлдә булып, кайтып кергәндә, Филсинә өйдә булмаса, шулкадәр күңелсез. Алла сакласын, тигезлектән аермасын, аннан башка... ялгыз яшәүне күтәрә алмамдыр. Филсинә... үзенчәлекле кеше ул, аның шикелле кеше бүтән юк.

– Сез бер авылданмы? Ничек таныштыгыз? Сөйләгез әле!

– Яшь вакыт, өйләнергә йөрим, кайтырга чыктым. Автобуста халык күп, билетка акча җибәрәләр, кирегә билет алып җибәрәбез. Бер кыз миңа акча бирә, мин аңа билет. Электричкага утырып кайтам дип төшеп калдым. Мин ул вакытта тәмәке тартмыйм, тәмәке төтене булмаган вагон эзләп киттем. Өченче вагонга кердем дә урын эзлим, шунда күзем кояш кебек балкып утырган кызга төште. Янына бардым да: “Син әле генә автобуста калган идең бит, монда ничек килеп эләктең? Кем син? Кайдан? Исемең ничек?” – дип сораша башладым. Үзем: “Шушындый кешене калдырып, ничек өйләнергә кирәк?” – дип уйлыйм. Бу авылының да, үзенең дә исемен ялганлап әйтә. “Карале, мин өйләнергә дип кайтам. Әллә була ул туй, әллә юк, исемеңне генә булса да дөрес итеп әйт, бүгенгә өлгермим инде, анда мине көтәләр, кайтам дип сүз бирдем, иртәгә үк эзләп табам мин сине”, – дим. Авылының исемен Әлдермеш дип дөрес әйтсә дә, исемен ялганлаган икән. Әмма мин аны эзләп таптым. “Якты йөзле, зәңгәр күзле, алтын тешле кыз” Миләүшә түгел, Филсинә булып чыкты. Өйләренә кердем, зәңгәр күзле бер кыз күземә чагылды. Әмма ул кичә күргәндәй үк чибәр түгел иде. “Шуның өчен туйны өзеп монда килдем!” – дигән үкенечле уй үтте баштан. Әмма ул аның апасы булып чыкты. Филсинә килеп чыккач, эчкә җылы керде инде. Әни дә Филсинәне бик ошатты. Йөгерә-йөгерә эшли, бөтен эшне белә, “Безнеке булырга тиеш бу кеше”, – дип фатихасын биргәч, күңел булды. Ул вакытта әти-әни сүзеннән чыгу юк бит.

– Бу дөньяда очраклы гына берни дә булмый, барысы да Аллаһ кушуы буенча, диләр. Сезнең шулай очрашуыгыз да алдан ук язып куелгандыр.

– Шулайдыр, күрәсең, безгә никах алдан ук, күктә укылган булган.

– Эшмәкәр гаилә булсагыз да, сез бит икегез дә үзенчәлекле, иҗат кешеләре. Минем уйлавымча, әгәр дә бергә кушылмаган булсагыз, мөгаен, икегез дә бәхетсез булыр идегез.

– Матур йортлар төзетеп, җир шарының матур җирләрендә ял итеп тә яшәп була. Әмма алай яшәп, без күңел тынычлыгын таба алмаган булыр идек. Булганына риза булып, кеше рәнҗетмичә, бер-береңә таянып яшәү – зур бәхет , – диде Филсинә ханым.

Мөнирә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев