Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Эмилия Каюмова: “Радио минем өчен зур дәрес булды”

Агымдагы елның җәй айларында “Биектау Fm” радиосында “Китап – сердәшчең синең” дип аталган сәхифә эшләп килде. Аның максаты җәйге ял вакытында укучыларда китап укуга теләк уяту иде.

Алып баручыбыз Биектау районының 1 нче мәктәбе укучысы  - Эмилия Каюмова. Эмилия  өч ай дәвамында   яшь тыңлаучыларыбызны  бөек язучыларның әсәрләре белән таныштырды, өзекләр укыды. Алда мәктәп чоры. Радио киңлекләрендә алынган яңа тәэсирләр, хис-кичерешләр хакында нәтиҗә ясар вакыт җиткәндер.

 

- Эмилия, китап укырга яратасыңмы?

- Әйе , мин китаплар укырга бик яратам.

- Ә аларны ничек сайлыйсың? Кемдер ярдәм итәме?

- Иң башта  мәктәп  программасы буенча безгә укылырга тиеш булган китаплар белән танышам. Аннан соң дусларым киңәш иткәннәренә игътибар бирәм.

- Күбрәк нинди телдә язылганнарны укыйсың?

-  Мәктәптә рус телендә белем алгач, күбрәк русча китаплар укыйм. Татарча китаплар арасында да бик яратканнарым бар.

- Җәй башында без сиңа яңа сәхифә алып баруны тәкъдим иткән идек.  Радио эшчәнлеге нинди тәэсирләр калдырды үзеңдә?

- Миңа радиода шундый сәхифә тәкъдим иткәч, мин  башта бик дулкынландым. Әйе, һәр чыгышымны әзерләр өчен миңа китап  белән ныклап танышырга туры килде. Бу яктан да әти-әнием миңа бик булыштылар. Алар ярдәме белән авырлыкларны бергә җиңә алдык. Радио минем өчен зур дәрес булды.

- Җәй ул бик күңелле, рәхәт вакыт.  Быелгы  җәй айлары тагын ниләр белән истәлекле синең өчен?

Реклама

-Әйе, бу җәйдә мин радио белән якыннан таныштым. Үземне сынап карый алдым. Шулай ук, Апас районында урнашкан “Свияга +” лагеренда ял иттем, дуслар белән аралаштым, уйнадым, биедем.

- Эмилия, белүебезчә,  син бит әле бик матур биисең дә.

- Рәхмәт. Мин кечкенәдән биергә яратам. Буш вакытта музыка кушып җибәрсәләр дә, мин бии башлыйм. Мин “Казан арты”  хореографик коллективта биим. Җитәкчебез – Луиза Гамилевна. Миңа ул куйган номерлар бик ошый. Без һәрвакыт аннан үрнәк алырга тырышабыз. Үзебезнең әле идеаль түгел икәнебезне беләбез, ләкин алга шундый максат куябыз.

- Көз җитү белән балалар өчен яңа уку елы башлана.  Мәктәпкә әземе?

- Әйе . Үзем укыган №1 мәктәбемне, укытучыларымны , дусларымны бик сагындым.

- Радиобызга, аны тыңлаучыларга нинди теләкләр әйтер идең?

– Радиога тагын да зуррак уңышлар телибез. Ул тагын да яхшырак булсын. Ә барлык тыңлаучыларга, әти-әниемә, дусларыма  бәхет, шатлык, мәхәббәт телим.

 – Радиода тагын да язма сәхифәләр эшләү теләге тудымы соң?

– Әйе. Миңа тагын шундый кызык сәхифә бирсәләр, мин шат кына булыр идем.

 – Уңышлар сиңа, Эмилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев