Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Егетләр армиягә барырга әзер

Көзге чакырылыш башланды. Биектау районы хәрби комиссариатына дистәләгән яшь егет килгән. Туган илләре алдындагы изге бурычны үтәргә теләүчеләр саны арта бара. Алар арасында килешү буенча хезмәт итәчәк егетләр дә бар. Быелгы көздә Кораллы Көчләр сафларына Биектау районыннан 70 кеше җибәреләчәк.

Армия хәрби хезмәткә алу  комиссиясеннән башлана. Үзәк җыелу пунктында армиягә барачак яшьләрдән чират тезелгән. Аларның кайберләре кайда хезмәт итәчәкләрен дә беләләр инде. Айрат Сәмигуллин да шундыйлар арасында. Аларның гаиләсендә барысы да армия хезмәтен узган. Ул үзе дә Туган ил алдындагы бурычын  үтәргә кирәк, дип саный. Шунлыктан  моторлаштырылган махсус хәрби частьне  сайлаган.

Әти-әнием үзләре дә эчке эшләр органнарында  хезмәт куялар. Минем нәкъ менә шушы частьләрдә хезмәт итү теләгем дә шуннан килә. Фәкать контракт буенча, чөнки мондый шартларда хезмәт итүченең мөмкинлекләре күбрәк. Бу – хезмәт хакы, яшәү урыны, шулай ук карьера үсеше, – ди Айрат Сәмигуллин.

Биектау районының хәрби хезмәткә алыначак 70ләп кешесе Россия армиясе сафларын тулыландырыр. Бу  чакырылышта нәкъ шуның кадәрле кеше сайлап алыначак.  Ул беренче октябрьдән декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Кырымдагы шефлыкка алынган часть тә  гамәлдә. Биектау районыннан анда кырыс таләпләр нигезендә  сайлап алынган 10 бәхетле егет китәчәк. Туган илне һәм үз районнары  намусын нәкъ менә шулар яклаячак.      

Әмма, күп булмасалар да, хезмәт итәргә теләмәүчеләр дә бар. Законсыз нигездә  хезмәт итмәгәннәргә  кулга алуы да күңелле булган хәрби билет урынына гап-гади белешмә генә биреләчәк.

Күпчелек армия хезмәтенең дәүләт өчен генә түгел, күбрәк үзләре өчен мөһим булуын аңлыйлар, – ди Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов.

Реклама

Моны Роман Фокин да аңлаган. Шуңа күрә ул армия хезмәтенә чакырылыш башланганга кадәр алдан ук әзерләнергә керешкән.  Роман үзенең нинди гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләвен дә төп-төгәл белә. Казанның политехник көллиятен тәмамлаган егет Коркачык полигонында яшь сугышчы мәктәбен узган. 

Минем хыялымда йөрткән теләгем – Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү. Әзерлек уздым инде, парашют белән өч тапкыр сикердем. Үз алдыма максат куеп, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә барам, – диде Роман Фокин.

Көзге чакырылыш әле башланды гына, ә егетләрнең күбесе армия хезмәтенә әзерләр инде. Биектаулыларның әлеге мәсьәләгә җаваплырак карый башлаулары, әлбәттә, сөенечле күренеш. Бу аларның Туган илгә  хезмәт итүнең  һәм үз илеңнең мәнфәгатьләрен яклауның аеруча мактаулы бурыч икәнлеген аңлауларын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев