Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Егерме ел узып киткән

Мәчетебез хакында мин ни белән соң?

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Зәгыйф иманнарны яңартып,

 Тирә-юньгә нурлар таратып,

Динебез күтәрелеш алган чакта,

 Мәчетле булдык шул чакта.

 Күр, егерме ел үзып киткән,

Реклама

 Мәчет халкыбызга хезмәт итә

Мәзин манарадан азан әйтә.

 

Ямаширмә авылында мәчет төзүдә башлап йөрүче, хуҗалык рәисе булып эшләгән Хәким Абдулла улы Зәйниев булды. Мәчет төзелеше барган чорда аңа хуҗалыктан китәргә, эш урынын алыштырырга туры килде. Әмма ул, мәчетне төзүдә финанс ярдәме бирүче Гарәбстан егете Абдулла Басит белән төзелешне даими контрольдә тоттылар. Һәм нихаять, 1999 елның көзендә авылыбызга иман нуры таратып, Хәким Абдулла улының югалмас истәлеге булып мәчетебез ачылды. Мәчет ачылу тантанасына ТР Мөселманнар Диния Һәзаратенең элеккеге мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, авылыбызның күренекле егетләре Зиннуровлар, Илгиз Кәлимулла улы һәм бик күп кунаклар үзләренең бүләкләре белән кайттылар. Егерме ел узып та киткән. Мәчет төзелешенә күп көч куйган, бүгенге көндә бик яшьли гүр иясе булган Хәким Абдулла улына 75 яшь тулган булыр иде. Җомга көннәрендә, Рамазан аенда авылыбыз мәчетеннән яңгыраган азан авазлары күңелләрне сафландыра. Авылда мәчет булгач өлкәннәр белән беррәттән яшьләр дә, хәтта балалар да җомга намазларына йөри башладылар. Узган атнаның җомга көнендә мәчеткә авыл халкы, мәрхүмнең гаиләсе, хезмәттәш дуслары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек Министрлыгы вәкилләре килделәр. Хәким Абдулла улын искә алып сөйләүче һәркем, аның кешелекле, ярдәмчел, сабыр холыклы, пөхтә, коллективта оештыру сәләтенең зур булуын билгеләп уздылар. Мәчеттән соң һәркемне ашханәгә чәй өстәленә чакырдылар. Мәчетебезнең имам-хатибы Кмил хазрәт Фатыйховның вәгазен ихлас күңелдән тыңладылар. Аннан соң Хәким Абдулла улы рухына Коръән укылды.

Дания Исмәгыйлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев