Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

ДЕКАБРЬДӘ КЫШ КАПКАСЫ АЧЫЛА

Декабрь. Өч сезон дәвамында армый-талмый эшләгән бакчачылар ял итәргә тиеш, югыйсә. Әмма декабрьдә дә, җир кышкы йокыга талган чорда да, бакча белән бәйле эшләр бихисап икән.

Декабрьдә, гадәттә, көннәр караңгы, кояш бик сирәк кенә күренеп ала. Көннең иң кыска вакыты да декабрьнең өченче декадасына туры килә. 22 декабрьгә кадәр – көннең иң кыска, төннең иң озын вакыты – көннең озынлыгы һәр тәүлек саен берничә минутка кыскара бара. 22 декабрьдә ул нибары 7 сәгать кенә тәшкил итә. 25 декабрьдә генә көн бераз озыная башлый, кояш та җәйгә таба борыла. Ә кыш барыбер үзенекен ала: көннәр салкыная бара. Декабрь уртасында кискен салкыннар башлана.  Халык телендә ул салкыннар “кыш капкасының ачылуы” дип йөртелә. Уртача температура минус 8 градус була. Әмма салкын көннәр  кискен генә җылынып китәргә мөмкин. Соңгы елларда мондый күренешләр бик еш кабатлана башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев