Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Бу көн балалар хәтерендә якты мизгел булып сакланыр

Сиздермичә, аяк очларына гына басып, туган ягыбызга көз килеп җитте.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Реклама

                                     Кави Нәҗми

Һәр ел фасылының үз матурлыгы, гүзәллеге, һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар шул. Көз ул – Гүзәллек Патшабикәсе. Мондый  матурлык үзе гади дә, үзе тыныч та, ләкин шул ук вакытта ачык та, көчле дә.

“Йолдыз” балалар бакчасының уртанчылар катнаш төркемендә дә “Көз - тылсымчы” дип аталган бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр, биюләр һәм,  әлбәттә, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә кунак булып карачкы да килгән иде, ул үзенең табышмаклары белән балаларны сынады, ә Көз кызына балалар рус һәм татар телендә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләрен күрсәттеләр. Галош киеп зонтиклар белән  йөгерү, гөмбәләрне дөрес җыю, һәм “Тылсымлы яулык” кебек кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең иң мавыктыргычы кызлар һәм малайларның әниләр ярдәме белән әзерләнгән эшләпә һәм күлмәкләренең башкаларга тәкъдим итүе булды. Килгән кунаклар аларны көчле алкышларга күмделәр. Бу көн балалар хәтерендә иң якты, иң матур мизгел булып истә калыр дип ышанабыз.

    Алсу ЯРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев