Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Бүләккә - яңа авыл җирлеге бинасы

Әле шушы көннәрдә генә Бөреледә яңа авыл җирлеге бинасы ачылды. Ул авыл башкарма комитетлары төзелеше буенча республика программасы нигезендә төзелде. Мондый биналар моңа кадәр республикада да, шулай ук безнең районда да ачылган иде инде.

Бөреле посёлогы Биектау районында алдынгылардан санала. Биредә кешеләр үзләре дә актив, авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов та республика программаларын тормышка ашыру өчен тырышып йөри. Яңа авыл җирлеге бинасы да Татарстан республикасы программасы буенча төзеп куелган. Ачылыш тантанасында район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, республикада шәһәрдән читтә яшәүче кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирә торган мондый программалар булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.

Тантанада “Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Эгзам Гобәйдуллин катнашты.

- Республика алдында торучы төп бурычларның берсе - авылны һәм авыл халкын саклап калу, - диде “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Эгзам Гобәйдуллин.

Бүгенге көндә республикада беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән 50 программа гамәлгә ашырыла. Эгзам Саматович әйтүенчә, гамәлдәге программалар нәти-җәсендә авыл җирлекләре җитәкчеләренә кайсы тармакның ярдәмгә күбрәк мохтаҗ булуын бергәләп хәл итү өчен халык белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге туа.

Реклама

Авыл җирлеге бинасы ачылышында район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесенә, безнең районда төзелеш эшләре башкаручы төзелеш компаниясе җитәкчесенә һәм прорабына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдиновка телевизор бүләк иттеләр. Аннары аңа яңа бинаның символик ачкычын тапшырдылар.

Кызыл тасманы кисеп, кунаклар эчкә уздылар. Анда - авыл җирлеге эшчәнлеген булдыра алганча уңайлырак итеп оештырырга мөмкинлек бирәчәк өч иркен бүлмә.

Авыл башкарма комитетларын төзү буенча республика программасы дүрт елдан бирле тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә 32 яңа бина төзелгән һәм 200ләп иске бина ремонтланган, тәртипкә китерелгән.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X