Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биредә һәр кеше дә туган җире турында кайгыртып яши

Хәзерге Казаклар авыл җирлегенең тарихы, Биектау районының башка авыл җирлекләре кебек үк, ХХ гасырның 30 нчы елларыннан башлана. Ул чакта Казаклар авылында беренче тапкыр колхоз оеша башлый. Кешеләрнең бу эшне хуплап каршыламаулары билгеле. Моның сәбәбе - авыл территорияләренең зур булуы. Биредә һәр хуҗалыкта төрле урыннарга урнашкан 4әр гектар җир була.

Гомумән алганда колхозларга керү 1937 нче елга кадәр дәвам иткән. Яңа оештырылган хуҗалыкларда кишер, кәбестә, помидор, кыяр үстергәннәр.

Вакытлар узу белән биредә терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. 1950 нче елларда ӨлләКазаклар авылында электрлаштыру эшләренә керешәләр. Кызу темптагы үсеш биредә совет чорында башланган. Казаклар авыл җирлеге тарихында яңа дәвер узган гасырның 90 нчы елларында башланып киткән. Нәкъ менә шул чакта авылларга заман төсе керә, көчле үсеш башлана. Биредә мәчет салалар, яңа юллар төзиләр, Ашыт һәм Илинка елгалары аша күпер салалар, мәктәпкә ремонт ясыйлар, музей ачалар, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеге итеп Стелла ясап куялар.

2019 нчы елда иске медпункт урынына заманча фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Шушы ук елны яңа мәдәният йортын ачу да зур вакыйга булды.

Авыл халкы төзелеш эшләрендә булыша, территорияне һәм бинаның үзен төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кертә, киңәшләр бирә. Әлеге авыл җирлегендә яшәүчеләр шундый бердәм һәм дус булулары белән аерылып торалар. Биредә һәр кеше дә туган җире өчен борчылып тора, аны чисталыкта, тәртиптә тотарга тырыша һәм җирлек тормышында актив катнаша. Авыл халкы үзе дә туган авылларының һаман матурая баруын сизеп-күреп тора һәм моңа сөенә. Анда матурданматур, зурдан-зур йортлар калкып чыга. Ә җәй айларында Казаклар авыл җирлеге бакчачыларның яраткан урынына әверелә.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев