Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау районында юлдан төшеп киткән машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Юл-транспорт һәлакәте Каменка – Дөбъяз юлының 12нче километрында кичә кич булган.

Биектау районында юлдан төшеп китеп әйләнгән чит ил машинасын йөртүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 Каменка – Дөбъяз юлының 12нче километрында “Хендэ” руле артында утырган 59 яшьлек Биектау районы кешесе идарәне югалтып, машинасы юл кырыена авып төшкән.

Зыян күргән машина йөртүчене уртача авырлыктагы имгәнүләр белән Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

113нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре автомобильне бастырып, аккумуляторын сүндергән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев