Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау районында чыккан янгында 63 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Янгын Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә чыккан

Биектау районында, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, 63 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич 112 бердәм номерына Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә ике фатирлы агач йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килде. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 63 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

 

Реклама

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев