Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау районы татар әдәбиятын иң актив укучы районнар арасында беренче урынны алды

"Әдәби марафон" проекты нәтиҗәләре буенча, татар әдәбиятын иң актив укучы районнар - Биек Тау, Саба районнары һәм Казан шәһәре булып чыкты.

Җиденче "Әдәби марафон" проекты нәтиҗәләре буенча, татар әдәбиятын иң актив укучы районнар билгеле булды. Бәйгенең ябылу тантанасы "Уникс" концертлар залында узды.

Чараны марафон авторы, "Белем.ру" IT-компаниясе җитәкчесе Раил Гатауллин "Татар кызы 2017" җиңүчесе Гөлназ Гатина белән бергә алып барды. Аның сүзләренчә, Татарстанның иң актив укучылары  - Биек Тау, Саба районнары һәм Казан шәһәре булып чыкты.

"Иң күп катнашучылар Биек Тау районыннан иде: 136 кеше. Без аларга беренче урын бирдек. Икенче урынны Саба районыннан килгән 111 катнашучы алды. Өченче урында Казан тора. Аннан 104 кеше марафонда катнашты", - диде Раил Гатауллин.

Реклама

"Әдәби марафон" проекты һәр квартал саен уздырыла. Катнашучылар 21 көн эчендә татар китапларын укып, яраткан өзекләрен социаль челтәрләргә урнаштырып бардылар. Раил Гатауллин сүзләренчә, проектның төп максаты - кешедә татарча китап уку гадәтен формалаштыру.

Быел марафонда барлыгы 1370 кеше катнашты. Узган марафон белән чагыштырганда, бу юлы катнашучылар саны 3 тапкыр артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X