Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау районында яшәүче бер гражданин шәфкать туташын тоткынлыкка алган

Наркодиспансерда дәваланучы Биектау районы гражданины, диспансерда эшләүче шәфкать туташын тоткынлыкка алып, дәвалау учреждениесеннән качкан.

Табиблар аңа хроник алкоголизм дигән диагноз куялар һәм аракы эчүдән тыялар. Табибларның мондый чикләүләре аны шундый чарага этәрә дә инде. Ул кулына шариклы ручка ала,  аны шәфкать туташының муенына китереп тери һәм шәфкать туташы аңа бинадан чыгарга  ярдәм итмәсә аны  үтерү белән яный. Урамга чыккач та аңа диспансерда эшләүче бер табиб очрый һәм җинаятьче аңа үзен Биектауга илтеп куюын таләп итә. Табиб аны кушкан урынына илтеп куя. Берничә сәгатьтән соң авыру гражданинны туганнары йортында кулга алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев