Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау районында “Фәйзуллин йөзүләре” узды

“Фәйзуллин йөзүләре” быел 45 нче мәртәбә уздырылды. Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы бу йөзүләрдә үзе дә катнаша.

Йөзү һәрвакыт ачык һавада оештырыла. Анда Татарстан язучылары, шагыйрьләр дә бик теләп катнаша. «Фәйзуллин йөзүләре» — татар әдәбиятында гына була торган үзенчәлекле бер бренд, әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме. Ул җәй көне — августның беренче көннәрендә, Равил Фәйзуллинның 4 августтагы туган көне тирәсендәрәк үтә. Әлеге әдәбият һәм спорт бәйрәме хәзер эстафета булып бер районнан икенчесенә күчә. Быел мәртәбәле чара Биектау районында узды.

Йөзү бәйрәме Олы Кәвәл авылы мәдәният йортында тантаналы шартларда ачылды. Чарага язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре килгән иде. Алар барысы да, шагыйрьгә теләктәшлек белдереп, аңа көч-куәт биреп, чыгыш ясадылар. Тантанада иҗат әһелләренең яңа шигырьләре яңгырады. Бәйрәмгә Әзербайҗаннан  татар яшьләре дә килгән иде. Татарстан башкаласына кунак булып  килгән татар яшьләре мөмкинлектән бик теләп файдаландылар һәм  әдәбият, сәнгать әһелләренең чираттагы бәйрәмендә катнашу нияте белән Биектауга да килделәр.

“Безне бик матур каршыладылар, күңелләребез шат, - дип бүлеште үзенең хисләре белән Әзербайҗан татар яшьләре үзәге рәисе Диас Азмедҗанов.  – Бүген без татар мәдәниятының бер өлеше белән танышачакбыз һәм үзебезнең мәдәниятебез белән дә таныштырып үтәргә телибез”.

Әдәбият һәм спорт бәйрәменә килгән язучылар, шагыйрьләр Татарстан һәм аның тарихы турында үзләренең шигырьләрен укыдылар, әдәби әсәрләрне тыңлау матур җырлар белән үрелеп барды. Әлбәттә, татар халкының яраткан шагыйре Равил Фәйзуллин турында да җылы сүзләр күп яңгырады. Әзербайҗан татар яшьләре үзәгеннән килгән яшьләр кичәгә кабатланмас дәрт биреп, татар җырларын башкардылар, ике халыкның милли биюләрен күрсәттеләр. Тантанадан соң кунаклар Олы Кәвәл авылы янындагы сулыкка юнәлделәр. Йөзүгә әзерлек башланды.

“Равил абый Фәйзуллин – профессионал спортчылар кебек йөзә, чаңгыда йөри. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән гыйбарә нәкъ менә аның турында әйтелгән. Мин “Фәйзуллин йөзүләрен” студент елларымнан ук хәтерлим. Бу бәйрәм безнең барыбыз өчен дә кадерле”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Суга иң беренчеләрдән булып быел 80 яшен тутыручы Равил Фәйзуллин үзе кереп китте. Гадәт буенча һәрвакыт шулай булган һәм бүген дә шагыйрь җиңел гәүдәсен су   хозурына беренчеләрдән булып  тапшырды.  Йөзүдә катнашучылар 2 километр йөзделәр. Иң беренчеләрдән булып ярга шагыйрь үзе күтәрелде һәм алган тәэсирләре белән уртаклашты:  

“Бу – спорт түгел, ә яшәү рәвеше, - ди шагыйрь Равил Фәйзуллин. – Быел йөзүгә багышланган спорт чарасы 45 нче мәртәбә уздырыла. Иң мөһиме, бу – ярыш түгел, ә үзең өчен, үзеңнең кәефеңне күтәрү өчен йөзү”.   Равил Габдрахманович беренче елларда йөзү бәйрәме өчәр сәгать дәвам иткәнен дә билгеләп үтте. Иҗат әһелләре Компрессорлар заводы күпереннән Казансу елгасы буйлап Киров күперенә кадәр йөзгән. Шагыйрь Татарстанның барлык матур, чиста сулыкларында да йөзәргә хыяллана. Бәхеткә,  андый сулыклар һәм елгалар республика районнарында байтак.

Яраткан шагыйребез Равил ага Фәйзуллинга хыялларын тормышка ашырыр өчен озын гомер, сәламәтлек,  елга суларыдай саекмас иҗат дәрте теләп калабыз.

 

Галия ИЛЬДАРОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев