Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
яналыклар

Биектау районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында район башлыгы Равил Хисаметдинов махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан ике хәрби белән очрашты.

Район башлыгы хәрби якташлардан  хезмәтләренең барышы һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сорашты. Хәрбиләр үзләренә  һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәр өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларга рәхмәт белдерделәр, туган яктан  озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар.Шулай ук, туган җирләрен  бик сагынуларын һәм якыннарын күрү шатлыгын белдерделәр. Туган илгә барытик җиңү белән генә кайтачакларына ышандырдылар. Очрашу ахырында Биектау районы чик сакчылары исеменнән махсус хәрби операция зонасындагы якташларга УАЗ «Буханка» автомобиле тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев