Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау халкы тиздән үзебездә кино карый алачак

Биектау районы соңгы елларда халыкны яңадан-яңа объектларны файдалануга тапшыру белән шатландырып тора. Әледән-әле балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт корылмалары ачыла. Хәзер чират күңел ачу объектларына да килеп җитте. Биектау авылында тиздән иске кино залын камилләштереп, яңача төзиячәкләр.

2008 нче елда “Биектау” сәүдә залында ачылган кино залы озак эшләмәде. Аның үз эшчәнлеген ни сәбәпле туктатуын хәзер берәү дә аңлатып бирә алмастыр, мөгаен. Әмма аның яңа тормыш башлаячагына ышаныч бар.

- “Мәдәният” милли проекты кысаларында безгә кино фондыннан 5 млн сум акча бирделәр. Безнең гаризаны хуплаулары өчен Биектау районы хакимиятенә зур рәхмәт. Шушы акчаларга яңа җиһазлар алыначак һәм куелачак, утыргычлар урнаштырылачак. Косметик ремонтны үз акчабызга ясарбыз дип торабыз, - диде фильмнар күрсәтүне тормышка ашыручы компания директоры Рөстәм Хәкимуллин.

Яңа залга шулай ук 50 утыргыч кайтарылачак - бина нәкъ менә шуның кадәрле кешегә исәпләнгән дә. Фойеда, кассадан тыш, балалар зонасы һәм тамак ялгап алу урыны да оештырылачак.

Кино залы көн саен һәм көне буе эшләр, дип планлаштырыла. Сыйдырышы ягыннан ул шәһәрләрдәге берничә заллы кинотеатрларга тиңләшә алмас, әлбәттә, әмма прокатта иң популяр фильмнар булыр, дип көтелә. Өлкәннәр өчен билетның уртача бәясе чама белән 150 сум булачак.

Реклама

- Биектауда яшәүчеләр ел азагына кино залына килә дә алачаклар. Ул киноларны гаилә белән карауга исәп тотылган, - дип өстәде фильмнар күрсәтүне тормышка ашыручы компания директоры Рөстәм Хәкимуллин.

Бөтен кешенең күңеленә хуш килгән 3D, яхшы сыйфатлы тавыш - бөтенесе дә теләсә кайсы заманча кинотеатрдагы кебек. Тик аның бер бик күңелле аерымлыгы бар. Болар барысы да Биектау районында, аның нәкъ үзәгендә булачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X