Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Без күлләрнең чисталыгы өчен җаваплы

Биектау яшьләре район тормышында актив катнашалар. Пандемия вакытында киләчәктә үрләр яулау өчен көч-куәт тупларга туры килгән. Өйдән чыгарга рөхсәт булуга ук алар эшкә керештеләр. Пандемиягә бәйле рәвештә акцияне, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, ачык һавада уздырырга булганнар. Активистлар территорияне җыештырып, чүпчардан арындырдылар.

Безнең районда табигатьнең матур урыннары күп. Дистəлəгəн күл гаҗəеп гүзəллеге белəн үзенə җəлеп итеп тора. Җəй айларында күл буенда ял итəргə телəүчелəр саны көн саен арта бара. Тик, ни кызганыч, əйлəнə-тирə мохиткə мөнəсəбəт һəрвакытта да əйбəт булмый. Биектау районының яшьлəр эшлəре һəм спорт бүлеге хезмəткəрлəре 10 капчыктан күбрəк чүп-чар җыйганнар. Яшьлəр оешмалары һəм спорт учреждениелəре хезмəткəрлəре белəн бергəлəп Биектау авылындагы күллəрне чистартырга чыкканнар.

- Без, əлбəттə, һəр елны экология икеайлыгында да катнашабыз. Быел без карантин аркасында чыга алмадык, менə хəзер шул чыкмаган көннəр өчен тырышабыз, - диде “Форпост” район үзəге директоры Лилия Ибраһимова.

Əлеге эштə башлап йөрүче -Биектау районының яшьлəр эшлəре һəм спорт бүлеге җитəкчесе Нəфис Миңнебаев. А н ы ң ə й т ү е н ч ə , м о н д ы й акциялəр атна саен уздырылачак. Сүз уңаеннан мондый инициатива белəн мөрəҗəгать иткəн кешелəрнең район территориясен чүп-чардан арындырырга бик телəп риза булуларын əйтеп китү дə урынлы булыр.

Реклама

- Табигать - үзе бер могҗиза. Монда күп кеше балалар белəн йөрергə чыга. Бөтен җирдə таутау булып чүп өелеп ятканда, əлбəттə, күңелле түгел инде. Шуңа күрə бу күлне матурларга булдык, - диде Биектау районының яшьлəр эшлəре һəм спорт бүлеге җитəкчесе Нəфис Миңнебаев.

Хəзерге вакытта балалар һəм яшьлəр белəн эшлəү чиклəнгəн булуга да карамастан, əлеге тармак хезмəткəрлəре төшенкелеккə бирелмилəр, җəмгыятькə файда китерергə тырышалар. Үз телəклəре белəн тəртип урнаштырырга чыгучыларның бердəмлəшеп, тырышып эшлəүлəренə авыл кешелəре дə игътибар иткəн. Кайберлəре, узып барышлый тукталып, рəхмəт əйтеп китəлəр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X