Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Без бит бергә - шунсы шатлык

Менә шундый апаларыбыз булганда авылда йолалар да онытылмас.

“Аллабирса җырларбыз без

Узганчы гомер,

Без бит бергә шунсы шатлык

Аллага шөкер.”  

Бу җыр юлларында язылган сүзләр безнең Суыксу мәдәният йортында эшләп килүче “Җидегән чишмә” фольклор берләшмәсенә йөрүче апаларыбызга бик тә туры килә. Әйе, аларның күңелләреннән җыр, моң ташып тора. Фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр – өлкән яшьтәге апалар. Алар авылда элек төрле тармакларда эшләгәннәр.

Безнең “Җидегән чишмә” фольклор берләшмәсе авылда уздырылган барлык чараларда катнашып тора. Сабантуйларда үзләренең чыгышлары белән халыкны җәлеп итәләр. Сәхнәләрдә күп кенә бәйрәмнәрдә борынгы йолаларны күрсәтәләр. “Кич утыру”, “Балага исем кушу”, “Килен төшерү”, “Аулак өй” , “Урак уру”, “Капка төбе” һ.б. Урам концертлары да апаларыбыздан башка узмый.

Берләшмәдә йөрүчеләрнең исемнәрен әйтми калып булмый. Алар һәрберсе моңлы матур тавышлары белән икешәр сәгать концерт куючы апаларыбыз. Розания апа – берләшмәгә йөрүчеләр арасында иң өлкәне. Аның шигырьләре “Биектау шагыйрьләре” китабында да басылып чыкты. Үзе язган шигырьләрен ул сәхнәдән тамашачыларга да җиткерә. Тормыш тәҗрибәсе күп булганга, Розания апа безне йолалар белән таныштыра. Тәнзилә апа күп еллар авыл җирлегендә сәркатип булып эшләде. Тормыш юлын китапханәдә эшләүдән башлаган. Шуңа күрә дә  ул сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, матур итеп биеп, тамашачыларның алкышларына лаек була. Роза апа  үзенең шаян сүзләре, көчле матур моңлы тавышы белән аерылып тора. Ул мәдәният өлкәсендә дә эшләп алган кеше. Фирдисә апа, Зөләйха апа күп еллар терлекчелектә эшләделәр. Аларның үзләренә генә хас булган моңнары тамашачыларны үзләренә җәлеп итә. Мәкнүнә апа Актаныш якларыннан булуын белдереп, үзенең моңлы көйле җырлары белән халыкны таң калдыра. Миләүшә апа гомере буе укытучы булып эшләгән кеше. Аның моңлы, көчле тавышы тамашачының күңеленә үтеп керә. Ул сайлаган җырлар үзенчәлекле, матур сүзләре, көе белән аерылып тора. Рәзилә апа – сәхнәдә чын артистлардан калышмыйча, барлык уйнаган күренешләрне җиренә җиткереп башкара. Ул уйнаган күренешләр китапханәдә укыласы әсәрләрдән алына. Халык бик яратып карый аның уйнавын. Безнең берләшмәбездә алыштыргысыз бер егетебез дә бар. Үзе шагыйрь, биюче, тел остасы Гомәр абый Гыйниятов. Ул безнең берләшмәнең күңелен күтәрүче, безгә дәрт биреп торучы. Ул сәхнәгә чыкса,  дәртле биюләре белән йөрәкләрне яндыра, үзе язган шигырьләре белән таныштыра. Үзенә бирелгән рольләрне төгәл уйнаучы, кирәк вакытта бабай да, малай да була белә. Менә шундый күңелле, шук һәм шаян берләшмәне Фидания апа Хәлиуллина җитәкли. Ул үзе күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан кеше. Фидания апа үзе режиссер, үзе артист, җырчы, биюче. Шигырьләр, җырлар, көйләр дә яза. Авылыбыз турында “Суыксу” дигән җырын Сабан туенда авылдашларыбызга бүләк итте. Үзенең туган авылына багышлап, “Ташсуым” җырын да иҗат итте. Фидания апа һаман да эзләнүдә. Ул бер урында гына торучы кеше түгел.

Менә шундый үзенчәлекле апаларыбыз йөри безнең “Җидегән чишмә” фольклор берләшмәсендә. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар күңелләре белән һаман яшь әле. Өлкәннәр көне -  аларның бәйрәмнәре. Бу бәйрәмгә дә апаларыбыз концерт программасы әзерләделәр.   Алар барысы да шатланып, сәламәт булып, күңел тынычлыклары белән яраткан әниләр, дәү әниләр булып яшәсеннәр иде.

Менә шундый апаларыбыз булганда авылда йолалар да онытылмас, борыңгы җырлар да сәхнәләрдән яңгырап торыр. “Бер максатсыз, гел заяга узмасын гомер” дип тәмамлыйсы килә бу язмабызны.

Эльмира Фаезова

Рәзилә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев