Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Без алар белән горурланабыз

Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбенең иң яхшы яшь армиячеләре республика күләмендә үткәрелгән “Яшь армия” бәйгесендә катнаштылар.

Ул “Патриот” яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләнү республика үзәгендә үтте. Яшь армиячеләр отрядының җитәкчесе - ОБЖ һәм физкультура укытучысы Сибгатуллин Котдус Әнвәр улы.

Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбендә үсеп килүче буынны ватанпәрвәр рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Мәктәптә “Яшь армия” түгәрәге эшли. Әлеге түгәрәкне Котдус Әнвәр улы җитәкли. Яшь армиячеләр, ел саен укудан тыш мәдәни, спорт, хәрби чараларда актив катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. Котдус Әнвәр улы яшьләрне хәрби-ватанпәрвәр рухта тәрбияләүгә күп көч куя. Шушы көннәрдә  “Патриот” я шьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү үзәге оештырган республика бәйгесендә дә Ямаширмә яшь армиячеләре актив катнаштылар. Турникта күтәрелу буенча Ногъманов Алмаз I урын, Гарипов Ленар II урын; 60 метрга йөгерү буенча Гыймадиев Айназ II урын, Ганиева Алчәчәк III нче урын; гәүдәне күтәрү буенча Ганиева Алчәчәк II урын; хәрби-тактик уеннарда һәм теоретик сорауларга җавап бирү буенча команда II урынга лаек булды.

Барлык ярышларда актив катнашып, әлеге бәйгедә республика буенча җыелган командалар арасыннан безнең укучылар III урын яуладылар һәм “Патриот” яшьләр үзәге директоры полковник Д. Литвинов, “Яшь армиячеләр” хәрби-патриотлар хәрәкәте җитәкчесе генерал-майор А. Бородин тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Биектау районы һәм Ямаширмә гомуми белем бирү мәктәбенең данын яклаган укучыларыбыз белән горурланабыз. “Яшь армияче”ләргә һәм аларнын җитәкчесе Котдус Әнвәр улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе бәйгеләрдә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Сиразиева Резида

Сибгатуллин Котдус

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев