Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Бер гасыр гомер

Ул бер гасыр яшәсә дә, “аллага шөкер” дип, үзен караучыларга рәхмәтен әйтеп, изге теләкләр әйтеп, дога кылып ята.

Кондырлы авылында Закирҗан белән Җисмигәүһәр гаиләсендә 1919 елның 15 октябрендә өченче бала булып кыз туа. Аңа Сәтирә дигән матур исем кушалар. Ул күп балалы, тырыш, тату гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әнисе эшләү сәбәпле, 2 энесен карау, өй эшләре аның өстенә йөкләнә. Шул сәбәпле белем ала алмый кала.

Озын толымлы, сөрмә күзле, чибәр кызны Битаман авылының гармунчы егете Әхмәдулла урлап кайта. Дәү әни гаиләгә 7 нче кеше булып төшә. Гаилә фәкыйрь  тормышта яши.

 Дәһшәтле сугыш башлангач дәү әтине  сугышка алалар, ул дәү әни белән нибары 6 ай гына яшәп кала. Озак та үтми, кара кәгазь аңа да килә. Бу минутларда дәү әнинең башында нинди генә уйлар булмагандыр. Соңгы көчләрне җыеп яшәргә кирәк, чөнки йөрәк янында туачак баласы “әни, син минем өчен яшәргә тиеш” - дип әйтә кебек тоела.1941 елның 29 октябрендә Мәдинә исемле кызы дөньяга килә. Сугыш беткәч иренең энесе Хәбибулла кайта һәм өйләнә. Дәү әни белән әни артык кашыкка әйләнәләр, аларны  өйдән куып чыгаралар. Бер кулына бала, икенче кулына таба күтәреп,  озак кына басып торганнан соң, баланы әниләренә - Кондырлы авылына менгезеп, үзе бер әбигә өйдәш булып керә. Ул вакытта сортлау участогында (“ГСУ”)  эшли башлый. Ничек акча ничек юнәткәндер, бер авылдашыннан иске генә мунча сатып ала. Шунда кызы белән кәҗә, тавыклар асрап яши башлыйлар.

Сыерлы, үгезле кешеләр утынны арбага төяп ташыганда дәү әни иңбашына күтәреп ташый. “ГСУ” таралганнан соң колхозда эшли башлый. Аның тырыш хезмәтен күреп, колхоз рәисе Һадиев Бари абый кечкенә генә йорт салырга булыша. Бу вакытта кызы үсеп җиткән була, бухгалтериядә эшли. Гыйният исемле Битаман егетенә кияүгә чыга. Кияү булышлыгы белән яңа өй, мунча салына. Дәү әни 70 яшенә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли.

Оныгы Дамир гаиләсендә яшәп,  2 бала үстерешә. Әни пенсиягә чыккач дәү әнине үз тәрбиясенә ала. Хәзерге вакытта кызы Мәдинә, оныгы Динар, килене Зөлфия тәрбиясендә. 2 ел инде аягы сыну сәбәпле урын өстендә ята, кадер- хөрмәттә яши. Кызлар, малайлар, кияүләр, киленнәр, онык-оныкчыклар - барысы 36 кеше  аның хәлен белешеп, кызыксынып торалар.

 Сәтирә Закирҗан кызына 2019 елның 15 октябрендә 100 яшь тулды. Ул бер гасыр яшәсә дә, “аллага шөкер” дип,  үзен караучыларга рәхмәтен әйтеп, изге теләкләр әйтеп, дога кылып ята.

                                                          Гөлнар ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев