Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

“Белем җәүһәрләре-2018” бәйгесендә "ВКонтакте" челтәрендәге төркемнәр дә катнаша ала

Быел әлеге бәйге ТР Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыгы һәм “ВКонтакте” социаль челтәре белән берлектә үткәрелә.

“Белем җәүһәрләре-2018” IX Дөньякүләм Интернет-проектлар бәйгесендә "ВКонтакте" челтәрендәге татар телле төркемнәр дә катнаша ала. Бу хакта “Татар-информ”га “Татнетны үстерү фонды” оешмасы, “Белем.ру” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин әйтте.

  • “Белем җәүһәрләре” Интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның оештыручылары - “Татнетны үстерү фонды” оешмасы, “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Быелгы конкурс “ВКонтакте” компаниясе сайты белән берлектә үткәрелә. Октябрь аенда бүләкләү тантанасына социаль челтәрнең вәкиле килүе һәм кыйммәтле бүләкләрен тапшыруы көтелә.

“Узган ел номинацияләр саны 9 булса, быел алар тагын бергә артты. Бу үзенә күрә кызыксындыру чарасы. Без һаман да номинацияләрне арттырабыз, камилләштерәбез. Быел "ВКонтакте"дагы татар телле төркемнәр дә катнаша ала. Шунысы шарт: кулланучылар саны бер меңнән күбрәк булырга тиеш, азрак күрсәткеч кабул ителми”, - диде ул.

Раил Гатауллин хәбәр иткәнчә, бәйгегә йөзгә якын гариза килгән. “Аеруча татар теле укытучылары бик актив катнаша. Бәйгенең нигезләмәсенә күз салсагыз, анда мәгариф, мәдәният белән бәйле күп кенә номинацияләр бар. Әмма без йөз гаризаны да кабул итәбез дигән сүз түгел. Без бәйгенең дөньякүләм дәрәҗәсен сакларга тырышабыз һәм тантанага алтмышлап-җитмешләп кеше чакырабыз. Төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның, (мәсәлән, Үзбәкстан) да әлеге бәйге белән кызыксынулары, җиңү яулаулары аны тагын бер баскычка күтәрә”, - диде ул.

Өч яки тагын да күбрәк ел элек “Белем җәүһәре” исеменә лаек булып, әле дә эшләгән сайтларга бәйгенең махсус призына - “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеме бирелә. Аларга махсус диплом һәм кыйммәтле истәлекле бүләк бирелә.

Бәйгенең нигезләмәсе буенча, сайтларны түбәндәге критерийлардан чыгып бәяләнәчәк: “функциональлек һәм технология ягыннан камиллек”, “эчтәлек һәм интерактивлык”, “дизайн һәм юзабилити”.

“Белем җәүһәрләре-2018” бәйгесе оештыручысы Россиякүләм дәрәҗәдән чыгу теләген әйтте. “Россиядәге "Фейсбук", "Инстаграм" вәкилләре белән элемтәдә булырга дигән теләгем бар. Чөнки безнең "Инстаграм" челтәрендә дә татар аккаунтлары бар. Әгәр дә яңадан яңа номинацияләр, проектлар ясыйбыз икән, бу инде татар телен үстерүнең, камилләштерүнең тагын бер ысулы булачак”, - диде оештыручы.

Раил Гатауллин хәбәр иткәнчә, әлеге бәйге, Интернет челтәрендә татар телен үстерүне, татарча файдалы мәгълүматлар урнаштыра торган сайтларның авторларын танытуны, аларга ничек тә булса матди һәм башка яктан ярдәм итүне максат итеп куя.

Ул бәйгедә катнашучыларга үзенең теләкләрен әйтте. “Заман артыннан һаман камилләшә барыгыз, татар телен үстерүгә этәргеч бирүче бәйгеләрдә катнашыгыз, татар телен саклап калу үзебезнең кулыбызда”, - диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/10/171291/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев