Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

“Байтик” лагеренда яшь натуралистларның   республика фестивале узды

Быел Россиядә яшь натуралистлар хәрәкәтенә 100 ел тулды. Шуны билгеләп үтү  кысаларында 19 июнь көнне “Байтик” лагеренда республика фестивале  узды.

Бәйге Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән табигатьне өйрәнүчеләрне берләштерде. Фестиваль барышында укучылар юннатлар хәрәкәтенең тарихы, гасыр дәвамында яшь натуралистлар эш алып барган юнәлешләрнең үзенчәлекләре һәм флора, фауна турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Интерактив бәйге барышында һәр бала да яшь натуралистлар  хәрәкәтен иң яхшы белүче исеменә ирешү өчен ярышты. Республика фестиваленә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков килгән иде.

 –  Мондый хәрәкәт безнең барлык муниципаль белем бирү үзәкләрендә үтә. Әлеге тантаналы кичәдә без  152 катнашучыны күрдек. Әлбәттә, юннатлар хәрәкәтендә күбрәк кешенең  катнашуын  күрәсе иде. Бу хәрәкәт үссен өчен, өлкәннәр ягыннан да күбрәк игътибар булырга тиеш. Тарихтан тыш алар табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә нинди мөнәсәбәттә булырга, аны ничек сакларга кирәклеге  турында да белделәр. Яшь натуралистлар  хәрәкәтенең бай тарихка ия булуын да искәртеп китәсе килә. Бөек Ватан сугышы вакытында да әлеге хәрәкәт икмәк үстерергә, төрле заводларга эшләргә  ярдәм иткән. Хәрәкәтнең үз геройлары да бар. Бүгенге көндә дә табигать тарафына шундый батыр гамәлләр  кылсак иде. Ә без исә әлеге оешманың төп булышчылары булырга әзер, – диде  фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Александр Валерьевич.

Кичә җыр-биюсез, уен-көлкесез генә узмады, әлбәттә. Чараның иң күңелле өлеше – бүләкләүләр беркемне дә битараф калдырмады.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев