Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Балалар мәктәпкә күтәренке күңел белән баралар

Яңа уку елы - ата-аналар өчен яңа мәшәкатьләр, яңа чыгымнар һәм ниндидер өстәмә эшләр. Әмма быел башлангыч сыйныф укучыларының әтиәниләрен күңелле яңалык көтә.

Биектау авылында урнашкан 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә быелгы сентябрьдә 163 яңа укучы килде. Бу башка мәктәпләргә караганда күбрәк. Шушы балаларның һәркайсы, шулай ук 1 нче сыйныфтан алып 4 нче сыйныфка кадәр барлык укучылар дәүләт хисабына тукланачак.

- Беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәрге укучылар өчен бушлай ашату оештырылды. Аның бәясе - 51 сум 85 тиен. Өлкән сыйныфларга 7 сум 70 тиеннән республика программасы буенча бүлеп бирелә, ә кайнар ризыклар өчен әти-әниләр 69 сум түлиләр, - диде Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Рамил Гаязов.

Килешү Казан шәһәрендәге “Кайнар ризыклар белән туклану” оешмасы белән төзелгән. Атнага өч тапкыр яңа пешкән ипи һәм сөт китерелә, ә төп продукт - атнага бер тапкыр. Мәктәптә барлыгы 965 бала туклана. Рамил Равиловичның үзе әйтүенчә, туклануны болай оештырудан ул бик канәгать. Төшке ашларга түләүне дәүләтнең үз өстенә алуы зур ярдәм булып тора. Шул ук вакытта озайтылган көн төркеменә йөрүчеләр өчен икенче тапкыр ашау түләүле булачак.

- Балалар бәрәңге боламыгы, токмач, котлетлар, сыр белән кыздырылган тавык итен яратып ашыйлар. Шулай ук балыкны да үз иттеләр. Сыр белән әзерләнгән горбуша балыгы бик тәмле килеп чыга, - дип аңлатты эш нечкәлекләрен ашханә мөдире Гүзәл Гайнуллина.

Күңелләре күтәренке һәм бәхетле балалар - уңышка илтүче тәүге адым, чөнки, балалар саны даими артып торуга карамастан, аларның һәркайсына да игътибар тигез булырга тиеш.

- Безне биредә тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Без беренче дәрестән соң ашыйбыз. Бүген менә итле токмач, ипи, кишер салаты һәм компот бирделәр. Бик зур рәхмәт, - диде 4 “В” сыйныфы укучысы Алинә Хашимова.

Бу, мөгаен, бәянең иң мөһимедер. Балалар, әзерләнгән ризыклардан канәгать калып, тәмләп ашыйлар икән, димәк, организмга тиешле витаминнар керә бара. Сүз уңаеннан менюның, балалар организмы ихтыяҗларын исәпкә алып, диетологлар тарафыннан төзелгәнлеген әйтеп китү дә урынлы булыр. Укучыларны тукландыруга булган төп таләп - сыйфат. Ә башлангыч сыйныф укучылары өчен ул әле бушлай да. Республика, аерым алганда Биектау районы моңа әзер.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев