Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Бабамның сугыш хатирәләре

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр бөтен кешене тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 74 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә бик тирәнгә сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Минем бабам (дәү әтиемнең әтисе) Ибраһимов Мәгъсүм Ибраһим улы 1915 елның 22 апрелендә Дөбьяз районының Әбла авылында дөньяга килә.

Җәйнең иң ямьле чагында күк йөзен кара болыт каплый. Сугыш башлана. Бу хәбәрне бабам печән чапкан җиреннән ишетеп кайта. Тыныч тормыш бетә. Авылдагы барлык ир-атларны сугышка җибәрәләр.

Бабамны 1941 елның 29 ноябрендә 26 яшендә сугышка алалар. Сугышта ул 608 нче укчылар полкында хезмәт итә. Сугышның иң канкойгыч  “Заяцина гора” (үлем тавы) җиренә эләгә. Ул  контузия ала.1942 елның 12 нче апрелендә  Калуга өлкәсенең  Барятин районы Фомино авылында әсирлеккә  алына. Ул язда полкның 70%ы юкка чыга, күбесе үлеп кала.

Аларны поездга утыртып,  Германиягә концлагерьга алып китәләр. Шунда  башлана аның сынаулары. Концлагерьда  ачлык бик көчле була. Совет солдатларын ашатмыйлар да диярлек. Фашистлар ипине солдатлар өстенә генә ыргыталар. Кайсы өлгерә,  ипине шул тотып ала, хәлсезләр ачлыктан  үлә. Бабамның  кайсы концлагерьда булганы билгесез, ул әйтеп калдырган буенча анда якында күл булган. Нәрсә тапканнар,  шуны ашаганнар. Агачларда бер яфрак, җирдә үлән калмаган. Көчсезләрне газ камерасында үтергәннәр.

Солдатларны ул концлагерьда бик нык эшләткәннәр. Сазлык янында эшләгәндә фашистларның танкы бата. Танк үтеп китә алсын өчен бер-бер артлы тере кешеләрне шул танк астына сала башлыйлар. Танк кешеләрне сытып бара, бабамның да чираты җитә танк астына ятарга. Бәхетенә, танк сүнә. Шул вакытта яшь солдатның чәче ап-ак була.

Конвой белән эшкә алып барганда кукуруз басуы кырыеннан үтәләр. Бабам шул басуга шыпырт кына кереп китә һәм качу бәхетенә ирешә. Бара торгач,  урманга килеп җитә. Ач, хәлсез солдат тиз бара алмый. Юлда үлгән ат очрый, бик каты ашыйсы килгәнгә шуны чи килеш ашый ул. Күреп, яңадан  әсирлеккә алмасыннар дип,  төнлә барырга тырыша. Чит илдә кая барасын да белмичә бер өй янына килеп чыга. Немец  печән чабып йөри. Моны күреп,  үз янына чакыра. Нәрсә булса да булыр дип,  бара аның янына. Немец  бераз русча сөйләшә белә торган  булып чыга, бабамны өйләренә алып кереп ашата. Бу кешенең хатыны, кызы була. Болар бабамны печәнлектә качырып тоталар. Сатмыйлар совет солдатын. Чөнки үзләренең дә шул яшьтәге уллары сугыш кырына китә. Күпмедер  яшәгәч, хәл алгач,  бабам туган җиренә кайтырга уйлый. Немецлар бик үгетлиләр аны үзләрендә калырга, кызларына өйләнергә кушалар, ләкин бабамның Туган илен яратуы  көчлерәк була. Карта, компас алып, җәяү кайтып китә. Поездлар белән кайта алмый, чөнки  фашистларга эләгүең  ихтимал. 1945 елның октябрь аенда кайтып җитә. Сугыш беткәнен дә кайтып җиткәч кенә белә ул. Менә шундый газаплар, җимерелгән  кеше язмышлары аша килә ул Җиңү!

Сугыш беткәч тә туган җирдә тынычлык табам дигәндә 25 елга “Халык дошманы” исеме астында  Урал якларына урман кисәргә җибәрәләр. 8 елдан соң әйләнеп кайта аннан.

Шушы сугыш сынауларыннан соң,  ниһаять,  тыныч тормыш башлана. Туган ягыма исән-сау әйләнеп кайтсам,  ипине гел янымда тотар идем дип нәзер әйтә. Кесәсендә һәрвакыт бер телем  ипи була аның. Ризыкны күз яшьләре белән ашый. Сугыш хатирәләре бер минутка да калдырмый аны. Сугыш турында сөйләгәндә үксеп-үксеп елый торган булган. Тынычлыкның, икмәкнең, туган җирнең кадерен бик яхшы аңлап, һәрбер тыныч таңга куанып яшәгән ул.

Бабам 1983  елның 15  апрелендә  68 яшендә гүр иясе булган. Бер тормышка күпме сынау, күпме газап китергән бу сугыш. Инде 74 ел үтеп барса да,   сугышны онытып булмый. Аны онытырлык түгел!

 

                                                               Ландыш ӘХМӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев