Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Аюны да җиңгән Заһидулла

Илебез тарихында күп вакыйгалар булган – сугышлар, революция, төрле типтагы бандалар белән көрәш... Шуларның иң зур югалтуларга китергәне - Бөек Ватан сугышы. Бу сугышта Юртыштан гына да 460 лап сугышчы көрәш кырында ятып кала.

 Бөек Ватан сугышы турында сөйләшүләр тынып тормый,  һәлак булганнарны  искә алабыз, сугышта катнашучыларны хөрмәтлибез. Ләкин шулай ук зур әһәмияткә ия булган 1939-40 еллардагы Совет-Фин сугышы игътибардан читтә калды. Ул вакытта ак финнар илебезнең төньяк-көнбатыш чикләренә куркыныч тудыра иде, чөнки Ленинград  шәһәре ил чигеннән нибары  кырык километр ераклыкта гына булган. Беркем дә ала алмаслык ,,Маннергейм” ныгытмасын  совет солдатлары алып, хәтта Финляндия башкаласы Хельсинкига кадәр барып җитәләр. Фин хөкүмәте солых сорап мөрәҗәгать иткәч кенә сугыш туктатыла. Солых шартлары буенча илебезнең төньяк- көнбатыш чикләре йөз илле чакрымга  ерагая. Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, анда һәлак булучыларны еш искә төшерәбез. Ләкин фин сугышы эпизодларын, анда катнашучы якташларыбызны ни өчендер онытабыз. Мин үзем фин сугышында катнашкан дүрт кешене беләм. Берсе - Мәмдәл авылыннан легендар сугышчы Габдрахман Гайнетдинов. Икенчесе – Каракүл авылыннан Лотфулла Гыйбадуллин. Ул Фин, Бөек Ватан сугышы, хәтта Япониягә каршы сугышта да булып, исән-имин кайта. Ә өченчесе - Мәмдәл авылынан Гыйлемхан Сабиров. Дүртенчесе -  Юртыш авылы егете        Әхмәдуллин Заһидулла була. Бүгенге язмам аның турында.  Фин урманнарында дәһшәтле снаряд гөрселдәү тавышына өненнән уянган аю ялгыз калган Заһидулла абыйга ташлана. Үзе дә зур гәүдәле, көчле-куәтле Заһидулла абый тиз генә бирешми. Аның мылтыгы булып та пулясы бетү аркасында аю белән көрәшергә сапёр  көрәге генә кала. Канга баткан Заһидулла абый аюдан котылу максатыннан ярым ауган агачка үрмәли. Аю да агачка үрмәләгәндә ул сапер көрәге белән аюның алгы аягын бер кизәнү белән өзеп ыргыта. Аю акырып-бакырып агачтан егылып ук төшә. Заһидулла абый урманда  утыз градуслы салкында тездән кар ерып төнлә күпме йөргәндер, моны үзе һәм бер ходай гына белгәндер. Ләкин аны иртән табып алганда аның кул-аяклары өшегән була инде. Госпитальдә аюны да дөмектергән Заһидулла абыйның өшегән ике аягын тездән түбән һәм  кул чукларын ампутациялиләр. Типсә тимер өзәрдәй булган Заһидулла абый сугыштан чын  гарип-гораба хәлендә кайта. Ләкин, мин гарип дип төшенкелеккә бирелми,  җәрәхәтләре төзәлүгә өй-каралты тирәсендә  эшли башлый. Җиргә утырып яки тезләнгән хәлдә көрәкне үзенчә җайлап бакча казый, бәрәңге ала. Тора-бара аңа протез аяклар эшләп бирәләр. Протезга ияләшү, әлбәттә, бик ансат булмагандыр. Без белгәндә зиратта бәти, бозауларга үлән җыйганда ул шул аяклары белән булса да безне куып җитеп шелтә бирә иде. Бер дә аяксыз бит бу, димәссең. Бер заман дәүләтебез сугыш инвалидларына инвалид машиналары бирә башлый. Аның бөтен йөртү механизмнары рульгә көйләнгән: тормоз да, тизлеккә тоташтыргыч та, газга басу да кулга көйләнгән. Ә аның кулында бармаклар да бит ампутациядән соң кыскарган. Шулай да җае чыкканда машинаны  кабызып кузгатып китә ала иде, ә туктатканда бәла: я бәрелә, я тиешле урынга барып җитә алмый. Шулай бер вакыт хатыны Нәфисә апа белән Җәке авылыннан кайтып килгәндә машиналары сүнә. Машинаны кабат кабызырга мәмкин булмагач,  Нәфисәсенә җәяүләп кайта торырга куша, чөнки өйдәге  тавык- чебешләрне ашатырга-эчертергә кирәк бит. Бераздан юлда булган кешеләр машинаны этеп кабызалар. Ләкин Нәфисәсен юлда алып китәргә машинаны туктата алмагач:  ,,Нәфисә, кайта тор, машинаны туктатып булмый, –” диюдән башка сүз әйтә алмый.
Төптән, чынлап уйласаң, әдәм баласы бу фани дөньяда яшәү дәверендә күпме авырлыклар, борчу-кайгы, хәсрәтләр күргән. Моны күп кеше күтәрә дә алмый, я эчкечелеккә бирелә, дөньяга кул селти. Заһидулла абый тәшенкелеккә бирелмәде, аның ныклы ихтыяр көче, түземлелеге аңа яшәргә көч бирде, ике бала үстереп, биш вакыт намазын калдырмады. Заһидулла абый 1993 елда Юртыш авылында вафат булды, авыр туфрагы җиңел булсын.
  Рәис САТТАРОВ                               

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев