Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Айбаш авылында Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

21 август көнне Айбаш авылы мәчете янында Корбан бәйрәменә багышланган бик матур һәм тәрбияви чара булып узды.

Чараның оештыручысы һәм спонсоры – Айбаш авылы мәчете имам-хатыйбы Дамир Хәбибуллин. Чараны  Дамир абый үзе ачып җибәрде, вәгазь укыды. Аны олылар да, балалар да игътибар белән тыңладылар. Ә инде уеннар һәм конкурсларны оештыруда мәдәният хезмәткәрләре  Насибуллина Кадрия һәм Хамидуллина Гүзәл тырышты. Ислам диненә кагылышлы викторина  конкурсында балалар бик теләп катнаштылар. Дөрес җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук балалар арасында ислам дине, догалар, хәдисләр сөйләү конкурсы үткәрелде. Конкурста олылар да үзләре белгән догаларны укып күрсәттеләр. Балаларның догалар белүе зур куаныч һәм горурлык хисе уятты. Аннан соң күңел ачу уеннары да уздырылды, хәтта батут та бар иде. Ахырдан бөтен халыкны корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйладылар, карбыз ашадылар, тәмләп чәй эчтеләр. Бәйрәм авыл халкына һәм кайткан кунакларга бик ошады.

Шушы чараны оештыручы Хәбибуллин Дамир абыйга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый тәрбияви әһәмияткә ия чаралар киләчәктә дә булып торсын дигән теләктә калабыз.

Реклама

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев