Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Әтнә районында бруцеллез авыруы таралган

Әтнә районында хайваннарда бруцеллез выруы таралу сәбәпле Биектау районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта район ветеринарлары, ферма һәм шәхси  хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Аларга авыру таралу белән бәйле булган кисәтү чаралары турында мәгълүмат җиткерелде. Авыру таралу куркынычы янаган чорда читтән кайтарылган малны сатып алудан тыелып торырга, чит төбәкләрдән мал алып кайтып сатучыларга да бу шөгыльләрен туктатып торуларын сорадылар.

Бруцеллез авыруы – кискен бактериаль инфекция.  Ул кош-корттан кала, барлык терлекләргә һәм хайваннардан кешегә дә күчәргә мөмкин. Кызганыч, авыру белән көрәшүнең иң үтемле чарасы – хайваннарны юк итү. Тукай хуҗалыгы терлекчелек фермасында көнлек савым 60 тоннага кадәр җиткән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев