Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • «Ана буласы кешенең каргышы төштеме, әллә инде әнинең ризасызлыгы шулай иттеме?..»

    «Сеңлем, син әле яшь күренәсең, тормыш авырлыгы турында аз беләсеңдер». Без бу ханым белән автобуста очраштык. Икебезнең дә юл озын, сөйләшергә вакыт та җитәрлек дип, таныша башлаган идек. Үткәннәрен кисәк кенә искә төшерепме, юлдашым хәтер йомгагын сүтә башлады.

    «Яшь вакытта кем генә гашыйк булмый икән ул? Бигрәк тә калага укырга киткәч рәхәт икән ул яшьлек дигәннәре! Шәһәрдә егетләрнең ниндиләре генә юк – кайсын телисең, сайлап ал. Ә мин – бай гаиләдән, әни мине матур күлмәкләр генә кигезеп үстерде. «Акча юк, кызым», – дигән сүзләр ишетмәдем мин. Шуңа күрә Казанга киткәч тә, егетләрнең калын кесәлеләрен күзәттем. Беренче курста укыганда туңдырма алып йөргән берәү урта хәлле гаиләдән Илһам иде. Буй-сыны да бар үзенең, күзләре дә янып тора. Тик һәр күрешкән саен өч тиенлек туңдырма ашатып, бөтен кәефемне боза иде. Бүлмәдәш кызым Лилиягә дә әйттем: «Аның белән йөреп эш пешмәс, ал үзеңә», – дидем. Ә дус кызым шулвакыт: «Алтынга кызыкма, акыллысын эзлә!» – дип, дәрес бирергә әзерләнгән иде, минем ­«свидание»га китәсем булды.

    Шәһәрнең иң бай егетләре, кәттә машиналы «мачо»лары белән йөреп күңел кайткач, чын-чынлап гашыйк буласы килгәнемне аңладым. Кыз белән егет арасында ихлас мөнәсәбәт булырга тиешлеген дә аңлап үсмәгән килеш үзем нәкъ шундый мәхәббәткә сусадым. Институтны тәмамлау хөрмәтенә курсташлар белән җыелгач та, күбебезнең инде парлары барлыгын күреп, йөрәгем әрнеде. Әйтерсең лә мин генә яраксыз, ялгыз булып калганмын. Ялгышам икән, ул көнне без өч ялгыз идек: мин, Лилия һәм Илһам. Шуңа күрә тостта безнең исемне еш телгә алдылар. Төркемебезнең иң чибәр, таза гәүдәле егете Марсельнең миңа күз сирпүен сиздем. Янәшәсендә хатыны утыр­ганын да күрәм, ләкин җавап итеп елмаеп утыруымны дәвам иттем. Тәнәфес вакытында парлы биюгә дә чакырды ул мине. Ә мин һич икеләнмичә чыгып биедем. Талгын көйгә кулын билемә куйганда, ул минем колагыма матур сүзләр пышылдады. «Синең кебекләр сирәк», – дигәне аермачык исемдә калган, калганын хәтерләмим.

    Бәйрәмнән соң без номерларны бирештек, аралашып торырга сөйләштек. Ул вакытта безнең арада җылы мөнәсәбәт уянуын Лилия белән Илһам гына сизгәндер. Юкса икесе ике яктан нотык сөйләмәсләр иде. Дус кызым Марсельнең хатыны  барлыгын искә төшерсә, Илһам минем киләчәгем өчен борчылды. Хәзерге акылым булса, бәлки алар әйткәнне эшләр идем, тик яшьлек юләрлегем белән, егетнең ялтырап торган машинасы артыннан иярдем шул. Көн саен чәчәк бәйләме, алтын муенсалар, алкалар... Кыскасы, романтиканың чигенә җиткәндә, әнинең җавабы мине күктән җиргә төшерде: «Сине Марсель белән чуала, диләр. Дөресме? Башкага өйләнәм дип, хатынын өеннән куып чыгарган. Авырлы хатыны урамда калган, ди!» Ул чагында Марсельнең аерылышуы турында белми идем әле. Шуңа күрә, дөрес сүзне аның үзеннән ишетәсем килеп, өенә бардым. Ул мине шампан шәраблары белән ишек ачып каршы алды. «Түргә уз, ияләшә тор», – дип, чәчләремә кагылды. Аның өе асты-өскә килгән иде: адым саен кием, чүпрәк ята, аш бүлмәсенә керерлек тә түгел – пычрак. Кыс­касы, ничек кердем – шулай чыгып та киттем. Хушлашмыйча киткәнемә Марсель бик ачулы калган, күрәсең, берничә минуттан шалтыратып, кырыс тавыш белән эндәште: «Мин икебез өчен тырышам, ә син барысын да ташлап чыгып китмәкче буласыңмы? Хәзер үк кире кайт!» Аның дорфа кылануы мине бераз куркуга салды, Лилиягә шалтыратып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләдем. Шул арада ул Илһамга хәбәр итеп, мине икесе алырга килделәр. Машинада кайтканда, Марсельнең таркалган гаиләсе турында гына сөйләштек. Хатынының баласы төшеп, авыр хәлдә калуын, Марсельнең бизнеска чумып, муеннан әҗәткә батуын, барысы өчен дә мине гаепле санавын Лилия түкми-чәчми сөйләп кайтты. Өйгә кайтып җиткәнче, Илһам бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Мин шул мизгелдә аның тыйнак­лыгына, үзен чын ирләрчә тотуына игътибар иттем. Заманында миңа арзанлы туңдырма ашаткан, кинога йөрткән егет ул көнне мине зур машинасында өемә алып кайтып куйды. Хәер, ул вакытта мине, машинадан да биг­рәк, Илһамның үз-үзен тотышы кызыксындыра иде. Чынлап гашыйк булу шулмы икән әллә, дип егетне күзәткәндә, Лилия «яхшы» хәбәр белән сөендерде:
    – Сиңа әйтергә дә онытып торабыз бит! Икенче атнада безнең никах. Килерсеңме? Туйда сине свидетельница итеп күрәм.

    ...Лилиянең мондый хәбәренә әзер түгел идем, ахры. Башта сүз кемнәрнең туе турында барганын аңламый тордым. Аннары Илһамның Лилиягә якынрак килеп басуын күргәч, акылга килдем. Алар ул кичтә икесе дә бәхетле, мәхәббәт диңгезендә йөзәләр иде. Кайчандыр минем арттан чапкан егетнең бүген инде зур кеше икәнен гадилеге, ярата белүе аша күрдем. Ә иң мөһиме – минем дус кызымны бәхетле итә алуына сөендем. Бүгенге көндә алар ике бала үстерәләр, тормышлары бөтен, әйбәт. Ә мин нәрсәгә ирештемме? Кырык яшемә таба барам, бер тапкыр да үз баламны сөеп карамадым. Ана буласы кешенең каргышы төштеме, әллә инде әнинең ризасызлыгы шулай иттеме, исерек иремне юатып йоклатсам, шул җитә. Ялтырап торган алтынга кызыгып, тормышымны бакырга әйләндерүемә мин бары тик үзем генә гаепле, сеңлем...»

    Венера, Казан

    Чыганак: Шәһри Казан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: