Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Алмаз Мирзаянов: «Ике метрлы 32 яшьлек ир-ат бу хакта сөйләргә тиеш тә түгелдер»

Алмаз Мирзаянов мәктәпкә иртә керә. Тугызынчыны тәмамлагач та, авылдан китү ягын карый, әмма 13 яшьлек малайны әти-әнисе яныннан җибәрми.

– Бу хакта әйтү кирәкмидер дә, бәлки. Безнең өйдә тынычлык булмады. Дәү әни белән яшәгән вакытлар да булды. Шуңа да мин авылдан йөгер-йөгерә чыгып киткән кеше. Унберенчене тәмамлаганда миңа унбиш яшь иде. Мин укуны тәмамлавыма бик шат идем. Лениногорск музыка училищесына укырга кердем. Беренче курста беренче атналарда бигрәк авыр булды калганнарга. Курсташларга карыйсың да, сагынып елыйлар. Атна бетмичә дә, авылларына кайтып китәләр. Ә мин исә авылга беренче тапкыр өч ай узганнан соң гына кайттым, - дип искә ала Алмаз.

Моның сәбәпләре шактый. Газетада барысын да язып булмый. Әмма бөтен нечкәлекләрне беләсегез килсә, Алмазның быелгы концертларына бара аласыз. “Әнидән рөхсәт юк, әмма кайбер әйберләр хакында концертта сөйләячәкмен”, дип вәгъдә бирде артист үзе.

– Мин кеше талашканын тыныч кына карый алмыйм. Хәтта кинода талашу булса да. Шунда ук минем тамагыма төер утыра һәм күз яшьләрем бәреп чыга. Ике метрлы, 32 яшьлек ир-ат  бәлки болай сөйләп утырмаска да тиештер. Әмма бу минем күңелдә калган әйбер һәм минем башкалар өендә дә андый талашулар-ызгышулар күрәсем килми. Гәрчә, ул вакыт өчен авылда бу нормаль күренеш булса да. Кемнең кайда икәнен, нәрсә эшләгәнен бөтен авыл белә. Бөтен кеше эчә иде. Хәзер бөтенесе айнып беттеләр, диярлек инде. Хәзер алар мәчеттә, - ди Алмаз.

Әмма артист әти-әнисенә бик рәхмәтле. Аеруча да аларның сабыр булулары өчен. Алмазның үзендә дә бар бу сыйфат. Оят булса да языйм инде. Гомеремдә беренче тапкыр мин кеше белән очрашуга соңга калдым. Вакытны дөрес бүлеп бетермичә, ике очрашу арасын якын билгеләгәнмен. Нәтиҗәдә, Алмазга мине төгәл бер сәгать көтеп утырырга туры килде. Башка берәү булса, сиңа кирәк бит, килерсең әле, дип, китеп барыр иде. Әмма ул алай итмәде. Сокланам мин андый кешеләргә! Чын күңелдән сокланам!

Лилия Локманова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев